Казанның «Опора Плюс» предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген өчтән бер өлешкә арттыру турында беләләр. Татарстан компаниясе проекты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасының 25 нче агымында 37 төбәк арасында көндәшлеккә ирешкән. Шушы көннәрдә Мәскәүдә конкурска йомгак ясалган.
Кичә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Россия регионнарына «Татар ярминкәсе» экспозициясен яңгыратты. Республиканың чит илләрдәге һәм РФ субъектларындагы вәкилләре белән киңәшмәдә иилли сәүдә брендын алга этәрү мәсьәләсе каралды.
2022 елның 5 августында 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләрнең «Предприятиедә инженерлык чишелешләрен эзләүнең заманча инструментлары» темасына стажировкасы тәмамланды. Стажировка узу турында таныклыклар тапшыру тантанасында министр урынбасары Родион Карпов катнашты.
«Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күк йөзен сайлыйм!» авиация бәйрәме узды, ул «Туполев» ГАҖ конструкторлык бюросы төзелүгә 100 ел тулуга, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы төзелүгә 95 ел тулуга һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ оешуга 90 ел тулуга багышланган иде.
Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстанда дүрт станок төзү заводын төзү һәм авиакластер булдыру кирәк дип саный. Бу хакта ул 5 августта Казанда АКТО авиация форумы кысаларында ТР машина төзелеше предприятиеләренең координация советында белдерде.
1 августта 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләр стажировкасының икенче этабы башланды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикъстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә белән очрашты.
2022 елның 18-19 августында Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә «Балтикада ритейл көннәре» төбәкара форумы узачак. Форумны оештыручылар – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм, Калининград өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә, Ритейл базары экспертларының Россия берләшмәсе.
Форум Төньяк-Көнбатыш федераль округының ваклап сату лидерларын бер мәйданчыкта берләштерәчәк. Форумның эшлекле программасында 100 гә якын спикер һәм 500дән артык катнашучы катнашачак. Программада логистика, маркетинг, IT, категорияле менеджмент һәм e-commerce юнәлешләре буенча 20 артык сессия булачак. Хакимият вәкилләре, тәэмин итүчеләр, ритейл һәм экспертлар кулланучылар базары трендлары турында фикер алышачак, иң яхшы эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.
Тулырак мәгълүматны info@retailevent.ru почтасы һәм + 7 (495) 323 71 07 телефоны аша белешергә мөмкин.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда федераль бюджеттан финанс белән тәэмин итү чыганагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондының бюджет ассигнованиеләре булган Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү һәм бүлү кагыйдәләрен раслау турында» 2022 елның 18 апрелендәге 686 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елда сәнәгатьне үстерү фонды вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына, сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектларына «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы тарафыннан «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» 1990 елның 02 декабрендәге 395-1 номерлы федераль законда билгеләнгән таләпләргә туры килә торган кредит оешмалары белән әйләнештәге акчаларны тулыландыру максатларында сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектлары белән төзелгән кредит шартнамәләре буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә грантлар рәвешендә финанс ярдәме бирү максатларында, фонд эшчәнлеген финанс тәэмин итүгә (капиталлаштырып бетерүгә) субсидия бирү тәртибен раслау турында» 2022 елның 14 июнендәге 555 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы тарафыннан әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен банклар белән төзелгән кредит шартнамәләре буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә грантлар рәвешендә сәнәгать субъектларына финанс ярдәме күрсәтелә.
Грантлар рәвешендә финанс ярдәме Программа таләпләренә һәм «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына гариза алыну чиратына туры килә торган сәнәгать субъектларына Фондка бирелгән субсидия лимитлары кысаларында бирелә.
Тулырак мәгълүмат алу өчен «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7 (843) 570-40-19, 570-40-17.
ИВФ сайтына сылтама: https://ivf.tatarstan.ru/kompensacia-procentov.htm
Сылтама: Анкета тутырырга: https://grant.ivfrt.ru/webform/anketa_grant
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Каменск-Урал металлургия заводы җитәкчесе Андрей Берсенев белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.
Металлургия өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.