Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы 2022 елның 21 июлендә 54 яшендә Миндубаев Тимур Әхәт улының вафат булуы турында хәбәр итә.
Тимур Әхәт улы 30 ел дәвамында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләде. 1999 елдан 2007 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында хезмәт куйды, 2007 елдан 14 ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тәрҗемәләр бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасында эшли.
Миндубаев Тимур Әхәт улы беренче класслы белгече-тәрҗемәче иде. Ул үз эшенә җаны һәм зур җаваплылык белән карады. Тимур Әхәт улы тыныч, ярдәмчел һәм игелекле кеше иде, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торды. Миндубаев Тимур Әхәт улының эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатлары, үзенә йөкләнгән эш өчен югары җаваплылык хисе, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте аңа лаеклы абруй һәм хөрмәт казанды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Миндубаев Тимур Әхәт улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләрне көне белән котлыйм!
Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора.
Бүген Татарстанның кулланучылар базары өлкәсендә төрле форматтагы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе эшли.
Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә.
Сәүдә булдырылган эш урыннары саны буенча алдынгыларның берсе булып тора. Республика икътисадында хезмәт куючыларның 15,9%ы сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр өлешенә туры килә.
Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез башкарган эшчәнлек – көндәлек. Кешеләрнең кәефе һәм яшәеш шартлары, көнкүреше күп очракта Сезнең һөнәри осталыкка, Сез күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатына, Сез биргән күңел җылысына һәм Сез күрсәткән сабырлыкка бәйле.
Сәүдә хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Монда белем һәм компетентлы булу таләп ителә, җаваплы һәм фидакарь булу зарур, инициатива күрсәтергә, хәтта иҗат кешесе дә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, кешеләр белән эшли белү: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булу шарт.
Сезнең һөнәрегез һәрвакыт кирәкле булсын һәм яхшы түләнсен, эшегез канәгатьлек хисе һәм муллык алып килсен, йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын, ә тормышыгыз мәхәббәт һәм бәхет белән тулсын. Җәмгыять файдасына һәм гаиләгез хакына уңышлы хезмәт телим сезгә.
Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары –
Татарстан Республикасы сәнәгать
һәм сәүдә министры
О.В.Коробченко
«Россия Федерациясенең Арктик зонасын социаль-икътисадый үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган «Арктический вызов» проекты квалификацияле белгечләр, урта һәм югары звено идарәче кадрларны, шул исәптән региональ башкарма хакимият органнарына һәм бюджет оешмаларына сайлап алу кампаниясенә старт бирде.
Проект Россия Федерациясе Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы тарафыннан «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән берлектә гамәлгә ашырыла.
Арктика зонасы төбәкләрендә энергетика, төзелеш, ТКХ, медицина, социаль өлкә, мәгариф, мәгълүмати технологияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. юнәлешләр буенча 200 якын вакансия ачылган.
Вакантлы вазифалар конкурсы гибрид форматны күздә тота: кандидатларны читтән торып сайлап алу, ачык чаралар сериясен, төркем һәм индивидуаль бәяләү этапларын. Проект турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://арктический-вызов.рф/.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеге белән танышты.
Очрашу вакытында ТКҮ үз эшләре һәм республика предприятиеләрендә җитештерүчәнлекне арттыру буенча ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, «Процесслар фабрикасы» укыту-җитештерү мәйданчыгын тәкъдир иттеләр. Министр ТКҮ өчен үзәкнең потенциаль үсеш юлларын билгеләде, шулай ук уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Очрашуда катнашучылар сакчыл җитештерү концепциясен җәелдерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, ул предприятиеләрдә заман белән бергә эшләргә мөмкинлек бирә торган өзлексез яхшырту процессын башлап җибәрү мөмкинлеген тудыра.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы металлургия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән тәбрик итәм!
Күп еллар дәвамында металлургия тармагы Татарстан Республикасының һәм тулаем Россиянең тотрыклы үсешенә зур өлеш кертә. Бу тармак бүген дә республика икътисадында төп звено булып кала бирә.
Татарстан Республикасының сәнәгать секторында металлургия сәнәгате зур роль уйный, ә предприятиеләрдә инновацияләр кертү сәнәгатьнең нефть-газ, машина төзелеше, суднолар төзелеше, авиатөзелеш, энергетика, транспорт һәм төзелеш өлкәләренең алга таба үсешенең мөһим шарты булып тора.
Бүгенге көндә Татарстанның металлургия тармагының эре предприятиеләре республиканың бөтен территориясендә: Әлмәттә, Зеленодольскида, Чаллыда, Кукмара һәм Казанда эшли.
Металлург һөнәре – көчле һәм батыр, үз эшенең чын осталары булган кешеләр тәкъдире. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә сәнәгатьтә яңа технологияләр барлыкка килә, җитештерү модернизацияләнә, бу Татарстан Республикасы потенциалын саклап калырга гына түгел, үстерергә дә мөмкинлек бирә. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, җаваплылыгыгыз һәм яраткан эшегезгә бирелгәнлегегез тирән ихтирамга лаек.
Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыручы металлургия сәнәгате ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сез нигез салган гореф-гадәтләр: яраткан эшегезгә тугрылык, чын хезмәт чыныгуы һәм осталык – бүген ышанычлы кулларда.
Сезнең батыр хезмәтегезгә багышланган бу көнне тормышын утлы һөнәр белән бәйләгән барлык кешеләрне котлыйсым килә, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә нәтиҗәле эш, яңа казанышлар һәм уңышлар телибез!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры О.В.Коробченко
Бүген Олег Коробченко Казансельмашта булды.
Бу – үзебезнең авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерүче уникаль предприятие.
Казансельмаш үзйөрешле, тагылма һәм асылмалы сиптергечләр, транспорт белән йөртелә торган һәм күчмә булмаган туглагычлар җитештерә.
Техника даими камилләшә: препаратларны салу нормасын автомат рәвештә җайга салу өчен Барс һәм Ирбис серияле борт компьютерлары, параллель йөртү системалары GPS/Глонасс - Коммандер һәм Атлас навигаторлары уйлап чыгарылган һәм серияләп җитештерелә. Әлеге эшләнмәләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кырларны эшкәртү сыйфатын яхшыртырга һәм кыйммәтле препаратларны экономияләргә мөмкинлек бирә.
Сиптергеч белән автомат рәвештә идарә итү өчен «Автопилот» системасы һәм препаратны кирәгеннән артык куллануны киметү өчен билгеләнгән, сиптергечне форсункалап сүндерү системасы эшләнгән.
Казансельмаш продукциясе Россия кырларында кулланыла, Казахстан, Румыния, Молдова, Монголия һәм Австралиягә китертелә.
Федераль компетенцияләр үзәге беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ТКҮ рейтингын төзегән. Беренче урынны 9,04 баллы нәтиҗә белән Татарстан Республикасы яулаган. Удмуртия Республикасы җиңүчедән аз гына калыша, 9,01 балл җыйган. Өченче урында 8,76 баллы нәтиҗә белән Липецк өлкәсе тора.
Рейтинг Методология бүлегендә «Производительность.рф» ИТ-платформасында тиешле биттә санап үтелгән тугыз күрсәткечтән тора. Алар арасында – штатның комплектлануы, предприятиеләрне җәлеп итү планын үтәү, предприятиеләр хезмәткәрләрен укыту һәм инструкторлар әзерләү, тормышка ашырылган проектлар саны, проектларны тормышка ашыру графигы, җитештерү системасы үсешенең максатчан дәрәҗәсенә ирешкән проектлар өлеше, ТКҮ эшеннән канәгать калу дәрәҗәсе, иң яхшы практикаларны җәелдерү.
«ТКҮ рейтингы елына ике тапкыр, беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм ел нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Аның төп максаты - «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруның иң уңышлы тәҗрибәсе булган төбәкләрне ачыклау яки төбәк җитәкчелегенә ТКҮ эшчәнлегенә контрольне көчәйтү кирәклеге турында сигнал бирү. Рейтингта аны төзү датасына ТКҮ кимендә бер проектны гамәлгә ашырган һәм ТКҮ җаваплылык зонасында ирешү өчен максатлар билгеләнгән төбәкләр катнаша. Бүгенге көндә бу РФнең 38 субъектыннан төбәк компетенцияләр үзәкләре», - дип билгеләп үтә Федераль компетенцияләр үзәгенең ТКҮ, консультантлар һәм партнерлар белән эшләү бүлеге башлыгы Евгений Шустов.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 17 мартындагы
392 номерлы карары кысаларында бу елда Россиянең эре корпорацияләрен үз илебездә тәэмин итеп торучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант программасы эшли башлады һәм тормышка ашырыла (алга таба – «җитлектерү» программасы). Программаның операторы - «Инжиниринг һәм инновацияләр үзәге» АКБО (алга таба – Ярдәм үзәге).
2022 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенең Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашуы булды, делегацияне Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Тимур Ханды җитәкләде.
Хәзерге катлаулы шартларда Россиянең бөтендөнья энергетикасында позициясен саклап калу аеруча мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында узган панель дискуссиядә хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәренең «Юность» савыктыру лагере базасында узды.
Үзенең 20 еллык тарихында саммит нефть өлкәсенә бәйле мәсьәләләр буенча профессиональ дискуссияләр өчен абруйлы мәйданчыкка әверелде. Быел төп темаларның берсе – диверсификация һәм технологик лидерлык контекстында нефть-газ тармагын тотрыклы үстерү.
Саммитта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе – бөтендөнья энергетика базарында иң эре уенчы. Бүгенге шартларда да үз позицияңне саклап калу мөһим. "Әлбәттә, Россиянең бөтендөнья энергетикасында шулай җитди эшчәнлеге барысына да ошамый. Безне урыныбыздан күчерергә, аерым алганда, базар һәм технологияләрдән файдалану мөмкинлеген ябарга тырышулар да күзәтелә", - диде ул.
Әмма барлык илләр дә Россиягә карата тискәре карашта түгел, дип билгеләп үтте ТР Президенты. "Күп кенә партнерларыбыз мөнәсәбәтләрне саклап калды. Бу бик мөһим. Технологияләргә килгәндә, бездә җитди фәнни-тикшеренү институтлары бар. Бүген без Әлмәттә – республиканың нефть башкаласында. Биредә белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәген булдыру буенча бик җитди эш алып барыла. Ул бөтендөнья дәрәҗәсенә туры киләчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Саммит белән бер мәйданда III Халыкара нефть-газ яшьләр форумы уза, ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 250 катнашучыны җыйды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый форумнар кадрлар потенциалын үстерү күзлегеннән бик мөһим. "Иң мөһиме – белемле, әзерлекле белгечләр булу. Бүген күп профильле белем, компетенцияләр бик мөһим", - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – федераль бюджет өчен иң эре донор төбәкләрнең берсе. Нефть сәнәгате республика икътисады структурасында сизелерлек өлеш алып тора. "Нефть – безнең нефть эшкәртү һәм төрле категория продукция җитештерү өчен нигез. Шуңа күрә безгә җитди инженер мәктәпләре кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты искәрткәнчә, "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проекты конкурсы нәтиҗәләре буенча республикадан өч югары уку йорты: Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ узды. Моннан тыш, "Татнефть", Петербург ИТМО Университеты белән берлектә, ӘДНИ базасында ПИШ проектын гамәлгә ашыра. "Без республиканың сәнәгать ягыннан алга киткән булуын күрәбез, җитди әзерлекле белгечләрдән башка мондый темпны саклап калу мөмкин түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты фикеренчә, иң яхшы нефть мәктәбе нәкъ менә Әлмәт булырга тиеш: "Нефть мәктәбе куелган бурычларга тизрәк ирешер дип уйлыйм. Монда индустриаль партнер – "Татнефть" компаниясе ярдәме белән күп нәрсә эшләнә. Моннан башка киләчәк перспективалар юк. Безгә яңа технологияләр кирәк, шул исәптән аеруча үзле нефть чыгару өчен дә. Бүген Татарстанда 3,6 млн. тонна аеруча үзле нефть чыгарыла. Һәм Россиядә җитештерелгән барлык җиһазлар да эшкә җигелә. Бу бик зур казаныш", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада һәр алдынгы инженер мәктәбе конкрет юнәлешне үстерәчәк. Шулай итеп, КФУ КАМАЗ белән партнерлыкта машина төзелеше, КНИТУ һәм СИБУР – химия сәнәгате, ә Иннополис Университеты ИТ-белгечләр әзерләү буенча мәктәп булдырачак.
Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонга старт бирде.
Дискуссиядә шулай ук "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты. Видеоэлемтә буенча катнашучыларга Россия Энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин да кушылды.
Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Маһанов күргәзмә экспозициясен карадылар, аның кысаларында нефть-газ һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләре җиһазлар куелган стендларны күрсәттеләр һәм кулланыла торган технологияләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, төрле җитештерү компанияләре һәм Татарстан югары уку йортлары нефть ятмаларын эшкәртү һәм авыр чыгарыла торган нефть чыгару өлкәсендә яңа эшләнмәләр тәкъдим итте.