Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы республика халкы белән туры эфир үткәрде

2023 елның 16 декабре, шимбә

15 декабрьдә  Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко язылучылар белән «ТатарстанОнлайн» туры эфирында аралашты. Аңа туры эфир алдыннан да, туры эфир вакытында да дистәләгән сораулар килде.

Олег Коробченко Татарстанда сәнәгатьнең иң үсеп килүче тармакларын атады. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында сәнәгать җитештерүе индексы 10 айда 103% тәшкил иткән. Үсеш нефть-газ химиясе, автомобиль төзелеше, электрон һәм башка продукция, шул исәптән оборона продукциясе җитештерү хисабына ирешелгән.

Министр ассызыклаганча, бүген республикада үз нефтен чыгару күләменең 2/3 өлеше эшкәртелә. Уртача һәм аз тоннажлы химия үсеш ала.

СИБУР полиэтилен җитештерү заводының «В» реакторын модернизацияли. Бу куәтне 3 тапкыр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Нефть химиясе өчен кирәкле гексен производствосы төзелә. Базарны чимал белән тәэмин итәчәк ЭП-600 этилен комплексы төзелә.

КАМАЗ импортны алмаштырган К5 йөк машинасы һәм К5 самосвалын чыгара башлады. Троллейбуслар, яңа автобуслар һәм электробуслар җитештерү үзләштерелә. 2024 елда КАМАЗ водоробус тәкъдим итәргә планлаштыра.

СОЛЛЕРС ике төрле дизель двигательләр чыгара башлады, әкренләп «Атланта» һәм «Арго» коммерция автомобильләре җитештерүне локальләштерә.

ICL елына 1 млн матплата җитештерүне башлап җибәрде.

«Алдагы елларда без 20 Ту-214 самолетын җитештерә башларга тиеш. Бу тулысынча импорт комплектларыннан башка гына җыелган берничә самолетның берсе. Барлык параметрлары буенча ул Европа һәм Америка модельләреннән калышмый. Без республика Рәисе белән сөйләшкәнчә 20 түгел, ким дигәндә 100 самолет ясарга тиеш. Мондый мөмкинлек бар», – диде министр.

Татарстанда җиңел сәнәгать бармы дигән сорауга җавап биреп, Олег Коробченко тукыма һәм тегү производстволары турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, тармак предприятиеләре 10 ай эчендә 9,3 млрд сумлык продукция төяп озаткан. Сәнәгать җитештерүе индексы 102% тәшкил итә.

Республикада балалар һәм өлкәннәр киемнәре, махсус киемнәр, мәктәп формасы, бер тапкыр кулланыла торган медицина киемнәре, оек-носки, аяк киемнәре һ.б. чыгарыла.

ТР брендлары арасында – Кукмара итекләре һәм Кукмара киез-итек комбинатының башка продукциясе, Noskoff (Әлмәт «Алсу» фабрикасы), «Кукмара тегү фабрикасы» һ.б.

«Ләкин безнең чимал юк диярлек. Ә республикадагы барлык җиңел сәнәгать предприятиеләре – алар кече яки урта бизнестан. Зур күләмдә эшкәртү, сәнәгать агымына кую әлегә авыр», – дип сөйләде министр, ни өчен Россия товарларының үзкыйммәте импорт товарларыннан югарырак була икәнен аңлатып.

Ул шулай ук ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә республикада җитен үстерү һәм эшкәртү мөмкинлеге турында хәбәр итте.  Ул билгеләп үткәнчә, бу өлкәдәге тәҗрибә белән татарстанлылар белән Беларусь уртаклашкан инде. Шулай ук Үзбәкстанда һәм Таҗикстанда предприятиеләр ачу һәм аннан әзер продукция җитештерү мөмкинлеге карала.

Сәнәгать өчен кадрлар турындагы сорауга җавап биреп, ул хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы түбән – 0,24 %.  Сәнәгатькә 11 мең кеше кирәк. Иң күп кадрлар эшкәртү тармагында, машина төзелешендә җитми. Яшьләрне җәлеп итү өчен, шул исәптән башка төбәкләрдән дә, Чаллыда, Менделеевскида, Зеленодольскта, планнарда – Казанда тулай тораклар, аренда йортлары төзелә.

«Чаллы шәһәрен ким дигәндә 200 меңгә (кешегә) арттыру бурычы тора, чөнки «КАМАЗ»ларны елына 50 түгел, ә ким дигәндә 60-70 мең күләмендә җитештерергә кирәк. Моның өчен ресурслар таләп ителә. Шәһәрне, куәтне арттырмыйча, башка төбәкләрдән яшьләрне җәлеп итмичә, бу авыр булачак», – дип билгеләп үтте ул.

Министр сүзләренчә, проблеманы хәл итү өчен техникумнарның куәтен һәм арендалы торак төзелеше күләмен арттырырга кирәк.

Предприятиеләр кадрларны зур социаль пакет, ташламалы ипотека, лаеклы хезмәт хакы белән җәлеп итә. Мәсәлән, машина йөртүче – 100 мең сумга кадәр, профессиональ электр-газ белән эретеп ябыштыручылар, станокчылар 100-120 мең сум ала.

Олег Коробченко заводта карьера, үз-үзеңне тормышка ашыру һәм якты тормыш өчен зур мөмкинлекләр, шул исәптән компанияләр хисабына бөтен дөнья буйлап сәяхәт итүне билгеләп үтте. Предприятиедә сакчы булып ничек эшли башлаганын, 10 ел эчендә коммерция директорына кадәр үскәнен, ә аннары үз заводларын төзеп, ничек итеп министр булуы турында сөйләде.

Туры эфир язмасын моннан карагыз: https://www.youtube.com/live/SGkj9z4s194?si=oqhE5MiAH9EdYqEt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International