ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Радиоприбор» Әлмәт заводы» АҖ башкарма директоры вафат булу сәбәпле тирән кайгы уртаклаша

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Бүген 72 нче яшендә «Радиоприбор» Әлмәт заводы» АҖ башкарма директоры Насыйх Сәхап улы Хәйдәров вафат булды.  Карьера үсешенең барлык баскычларын узгач, ул 50 ел гомерен газиз предприятиесенә багышлый.

Заводка 1974 елда нормалаучы булып керә, Казан финанс-икътисад институтын икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлый. СССР Кораллы Көчләрендә хезмәт итә, предприятиегә кайта һәм инженер-технолог, ә аннары бюро җитәкчесе, ОТиЗ җитәкчесе, директор урынбасары була. Генераль директорның беренче урынбасарына кадәр үсә. 2017 елдан предприятие белән башкарма директор вазыйфасында җитәкчелек итә.

Ул «Казанның 1000 еллыгы» медале, «Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе» исеме, Ростехның «Аерымлык өчен» медале белән бүләкләнә.

«Насыйх Сәхапович үз гомерен багышлаган предприятие һәм аның коллективы өчен хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, җаваплылыгы белән аерылып торды. Аның өчен чишелмәслек мәсьәләләр булмады. Мондый тугры җитәкченең китүе – республиканың радиоэлектрон сәнәгате өчен зур югалту. Министрлык коллективы предприятие хезмәткәрләренең, Насыйх Сәхап улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак, – дип кайгы уртаклашты Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International