Татарстан «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасын тәмамлаучылар саны буенча лидер булды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

«Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасы – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында бизнеска ярдәм итүнең системалы чараларының берсе. Программа Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Бөтенроссия тышкы сәүдә академиясе базасында илнең әйдәп баручы бизнес-мәктәпләре белән партнерлыкта гамәлгә ашырыла.

Укытуның максаты – заманча базар шартларында предприятиеләрнең җитештерүчәнлеген арттыруга системалы караш формалаштыру.

Россиянең 240 компаниясенең топ-менеджерлары 2023 елда әзерлек узган. 400 җитәкче стратегия, маркетинг, җитештерү һәм персонал белән идарә итү өлкәсендәге белемнәрен актуальләштергән, предприятие диагностикасын үткәрергә һәм җитештерүчәнлекне арттыру юл картасын эшләргә өйрәнгән.

2023 ел нәтиҗәләре буенча чыгарылыш укучылары саны буенча лидерлар санына Краснодар крае, Татарстан Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Пермь крае кергән. 2023 елда программа белән канәгать калуны бәяләү буенча, җитәкчеләрнең 70% укудан соң үз эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеге артуын билгеләп узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International