Татарстанда галобутил каучукларының модернизацияләнгән производствосы эшли башлады

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе

«Нижнекамскнефтехим» (СИБУР) – Россиядә галобутил каучукларын җитештерүче бердәнбер компания – производствоны модернизацияләп бетерде. Хәзер аның куәте өчтән бер өлешкә – шин сәнәгатендә кулланыла торган продукт 150 меңнән 200 мең тоннага кадәр арткан.

Аны эшләтеп җибәрүдә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко, СИБУР идарәсе рәисе һәм генераль директоры Михаил Карисалов һәм башкалар катнашты.

«Бүген СИБУРга бутилкаучук һәм галобутилкаучук җитештерү күләменең 25% туры килә, ә «Нижнекамскнефтехим» галобутилкаучук буенча дөньядагы иң зур куәт булып тора. Яңа куәтләр эшләтеп җибәрү белән СИБУР Россиянең экологик шиннар өчен каучуклар җитештерүдә дөнья лидерлыгын ныгыта», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Алдынгы экологик чишелешләре булган ГБК модернизацияләү проектына инвестицияләр 8 млрд.сум тәшкил итә. Яңартылган җитештерү Россия базарының 100% ихтыяҗларын үзебезнең ил ГБК белән тәэмин итәчәк, шулай ук Россиянең чимал булмаган экспорты күләмен дус илләр: Кытай, Таиланд, Вьетнам, Һиндстан базарлары хисабына арттырачак.

«СИБУР – республикада да, бөтен илдә дә сәнәгать, нефть химиясе флагманы. Хәзер аның тарафыннан эшләнгән проектлар республикага үсеш алырга, яңа салымнар булдырырга мөмкинлек бирә. Компания салым түләүләрен киметми – ел саен 20 миллиард тирәсе. Моннан тыш, республикада аларның инвестиция өлеше – агымдагы елда 65 миллиард сум. Бу СИБУРның үзе өчен генә түгел, ә тирә-яктагы төзелеш тармагы, машина төзелеше һәм башка предприятиеләр өчен дә зур үсеш потенциалы»,  – дип ассызыклады Олег Коробченко.

СИБУРның яңа җитештерүе Татарстанда полимерлар эшкәртү кластерын үстерүгә этәргеч бирәчәк. Аның белән бәйле рәвештә монда ук гексен төзү проекты гамәлгә ашырыла, шулай ук КОСта югары тыгызлыктагы политиэтилен җитештерү куәтен 20%ка киңәйтү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International