«Ел инженеры» җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды!

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

«Ел инженеры» IV республика конкурсының 36 җиңүчесе билгеләнде. Аларның эшләре 12 номинациядә һәм 3 яшь категориясендә иң яхшылары дип танылган. Бүләкләү тантанасы якын арада республика җитәкчелеге катнашында узачак!

Җиңүчеләрнең эшләре арасында:

  • Чит ил җитештергән пневматик приводларны алыштыру буенча инновацион технологияне эшләү, җитештерү һәм кертү
  • Очу аппараты элероннары белән идарә итүнең электр приводы
  • Siemens компаниясе РФ базарыннан китү шартларында Siemens SGT-700 двигателен төзекләндерү ремонтын башкару
  • Кече габаритлы биогаз җайланмасын эшләү һәм техник процессны тикшерү
  • Яхшырак сеңдерүчәнлеге булган тукымасыз материаллар нигезендә инновацион яра бинты эшләү
  • Икенчел чималны активлаштырылган күмергә плазмалы югары температуралы пирогенетик эшкәртү җайланмасын эшләү һ.б.

Җиңүчеләр исемлеге  ТР Сәнәгать министрлыгы сайтында бирелгән.
Конкурска барлыгы 339 катнашучы гариза биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International