Федераль форумда КВЗ остазлык программасын үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты

2023 елның 11 декабре, дүшәмбе

Казан вертолет заводы идарәче директоры урынбасары Гадел Шаһимәрданов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм остазлык көне» федераль форумында чыгыш ясады.

РФ икътисадый үсеш министры Максим Решетников катнашында Мәскәүдә форум булып узды. Биредә 2023 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Татарстан Россиядә икенче урынны алды. »Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм остазлык көне» бөтен илдән предприятиеләр вәкилләре һәм экспертлар тәҗрибәсе белән алмашу мәйданчыгына әверелде. КВЗның узган елгы «Иң яхшы остазлык практикасы» федераль конкурсында җиңүче буларак тәҗрибәсе форумны оештыручылар һәм катнашучылар арасында кызыксыну уятты.

«Предприятие остазлык өлкәсендә зур тәҗрибә туплады. Өстәвенә, завод хезмәткәрләренең уртача яше кими, һәм бүген остазлар – бу предприятиедә зур эш стажы булган кешеләр генә түгел. Үзләрен остазлыкта тапкан кешеләр арасында яшьләр дә күп. Бер хезмәткәр икенчесенә биргән компетенцияләр һәм белемнәр мөһим. Моннан тыш, ул үзе дә шул вакытта үсә. Производствода остазлык аеруча мөһим. Бу тәҗрибә башка предприятиеләр өчен дә күчерелергә мөмкин, чөнки алымнар – универсаль», – дип билгеләп үтте КВЗ идарәче директоры урынбасары Гадел Шаһимәрданов.

КВЗ ел саен «Иң яхшы остазлык практикасы» конкурсында катнаша. 2022 елда предприятие өч номинациядә дә беренче урыннарны яулады – «Һөнәри үзбилгеләнештә остазлык», «Яшьләрнең һөнәри үсешендә остазлык», «Алга киткән технологияләр өлкәсендә остазлык». 2023 елда КВЗ конкурсның республика этабында, »Кибердром» Бөтенроссия конкурсында яшь белгечләр, студентлар һәм укучылар катнашуы кысаларында яшьләр белән эшләү турында конкурс материалларын тәкъдим итеп, беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International