18 декабрьдә «Россиянең иң яхшы 100 товары» һәм «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
«ТРның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы 2003 елда «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы буларак оештырылган.
Быел конкурста катнашу өчен республиканың 189 предприятиесеннән, халык һәм сәнгать кәсепләре осталарыннан 397 товар һәм хезмәт тәкъдим ителгән. Конкурста бюджетны формалаштыручы эре предприятиеләр генә түгел, бүгенге көндә икътисадның шактый зур сегментын тәшкил итүче кече һәм урта бизнес вәкилләре дә катнаша.
Конкурс традицион рәвештә биш номинация буенча узды: «Азык-төлек товарлары», «Халык өчен сәнәгать товарлары», «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция», «Хезмәтләр», «Халык һәм сәнгать кәсепләре эшләнмәләре».
Родион Карпов конкурста катнашучыларны тантаналы рәвештә сәламләде һәм предприятиеләрне «Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә бүләкләде.
«Татарстан Республикасы конкурста актив катнашучы булып тора, сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукцияне базарга чыгаруга зур өлеш кертә. Һәм, әлбәттә, шуны да билгеләп үтәсем килә: Татарстан Республикасында дистәләгән мең спецификация һәм товар җитештерелә һәм бүгенге көндә биредә иң яхшыларның иң яхшылары җыелган», – диде Родион Карпов.
«Җитештерү-техник билгеләнештәге продукция» номинациясендә җиңүчеләр: