2011 елның 8 декабрендә “Сакчыл җитештерү”не кертү буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә торган эш кысаларында, республиканың хакимият органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләрен Лин-технологияләргә өйрәтү максатыннан “КАМАЗ” ААҖдә “КАМАЗ ААҖ мисалында “Сакчыл җитештерү”не кертү принциплары” хакында уку-укыту семинары оештырылды. Аның эшендә республика Премьер –министры И.Ш. Халиков та катнашты.
Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе, Россиядәге җитештерү сәнәгатенең дүрт процентка якыны республикабызга туры килә. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Яңалыклар” Россия мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанда икътисадның инновацион үсешкә күчү стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде.