Татарстан – Россиянең икътисадый яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе, Россиядәге җитештерү сәнәгатенең дүрт процентка якыны республикабызга туры килә. Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Яңалыклар” Россия мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында Татарстанда икътисадның инновацион үсешкә күчү стратегиясен гамәлгә ашыру турында сөйләде.
- Татарстанда актив рәвештә “Сакчыл җитештерү” методы технологияләре кертелә. Бу проектның асылы нәрсәдә һәм икътисадый нәтиҗә нидән гыйбарәт?
- Татарстан Республикасы – Россиядә беренчеләрдән булып дәүләти-хосусый партнерлык кысаларында “Сакчыл җитештерү” ("Lean Production") технологияләрен уңышлы куллана торган төбәкләрнең берсе һәм бу технологияләрне кертү буенча 2011-2013 елларга программа эшләнгән бердәнбер төбәк.
Белүегезчә, “лин-технологияләр” дип атала торган бу алым җитештерүне менеджмент һәм идарә итү сыйфатына яңача якын килү юлы белән оештыруга корылган. Ул “Тойота” корпорациясе тарафыннан уйлап табылган, җитештерү процессларын кыскартуны, продукциянең сыйфатын яхшыртып торуны, тоткарлыкларны бетерүне үз эченә ала. “Сакчыл җитештерү” бизнесны оптимизацияләү эшенә һәрбер хезмәткәрне җәлеп итүне һәм базарга юнәлеш алуны күздә тота.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәнәгать предприятиеләре, фән һәм мәгариф учреждениеләре белән берлектә “Сакчыл җитештерү” фәлсәфәсен һәм инструментларын җитештерүдә һәм һөнәри белем бирү өлкәсенә кертү буенча актив эш алып бара. Бу эш 2009 елда башланды. Беренче этапта лин-технологияләрдән файдаланып эшләүче предприятиеләрнең саны ике дистәдән артмады. Бүген исә икътисадның төрле тармакларында – машина төзелеше, җиңел промышленность, нефть химиясе, энергетика, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм элемтә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә сиксәннән артык предприятие һәм оешма әлеге проектка кушылды. Алар арасында "КамАЗ", "ЕлАЗ", "ПОЗИС", "КМПО", "Казанькомпрессормаш", "Казан вертолет заводы", Горький ис. завод, "Горбунов ис. КАҖБ", "Алнас", "Казан электротехника заводы", "Спартак", "Татнефть", "Түбән Кама нефтехим", "ТМС-групп", "Майский" теплица комплексы, "Татфлот" суднолар компаниясе", "Электротранспорт", "Идельстрой" һәм башкалар бар.
Шунысы игътибарга лаек, “Сакчыл җитештерү”не кертү нәтиҗәсендә эшчеләрнең, инженер-техник кадрларның һәм предприятие җитәкчеләренең психологиясе, менталитетына кадәр үзгәрә. Бу технологияләр хезмәт җитештерүчәнлеген 35-70 %ка арттырырга, җитештерү циклларын 25-90 %ка кыскартырга, продукция сыйфатын 40-60 % ка яхшыртырга мөмкинлек бирә. Җитештерү мәйданнарының кимүе 25-50 % тәшкил итә, инвестицияләргә ихтыяҗ 10-30 %ка, инвестиция проектларын тормышка ашыру вакыты 10-20 %ка кими.
Лин-технологияләрне беренчеләрдән булып машина төзелеше предприятиеләре кертә башлады. “КАМАЗ” ААҖдә 2006 елдан алып 2011 елга кадәр 313,5 мең кайдзен-тәкъдимнәр кертелде, 7,5 мең проект гамәлгә ашырылды, 106 эталон мәйданы булдырылды. Биредә уңай икътисадый нәтиҗә 16 миллиард сум тәшкил итә. “ЕЛАЗ”да “Сакчыл җитештерү” принциплары 2004 елдан бирле кертелә. Предприятиенең 1100 хезмәткәре өйрәнү узды, үзләрендә 37 тренер әзерләнде, 11 эталон мәйданы булдырылды, 180 проект тормышка ашырылды. Чималны янга калдыруның файдасы 293 миллион тәшкил итте.
Лин-технологияләрнең яңа юнәлеше – “Сакчыл шәһәр”. Хәзерге вакытта ул Әлмәт шәһәре мисалында гамәлгә ашырыла.
Татарстан лин-технологияләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер. Әлеге принципларга нигезләнгән җитештерү системаларын үстерү буенча регионара координация советы эшләп килә. Аның составына Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Краснодар крае, Пенза һәм Самара өлкәләре вәкилләре керә. Бездә һәрдаим илебез һәм чит ил экспертлары катнашында лин-форумнар, семинарлар уздырыла. Шушы көннәрдә генә Казанда “Эффектив процесслар – югары җитештерүчәнлек” VI халыкара лин-форумы булды. Бу форум эшендә республикабыз Президенты Р.Н. Миңнеханов, дәүләт хакимияте, РФ ССП вәкилләре, халыкара лин-тренерлар, Россиянең эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
- Үткән җәй Татарстанның Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводында А145 проектлы яңа тизйөрешле пассажир судносы эшләнде. Республика мондый судноларга булган ихтыяҗны нинди күләмдә канәгатьләндерә ала?
- Әйе, Татарстанның инновацион үсеше кысаларында Горький исемендәге завод 2010 елда А145 проектлы тизйөрешле ике пассажир судносы төзүгә керешкән иде. Алар 150 гә якын пассажирны өстәмә ягулык салмыйча 200 миль ераклыкка кадәр ташуга исәпләнгән. Беренче судно суга август аенда төшерелде, ә сентябрьдә “Сочи-2011” Х халыкара инвестфорумында республикабыз Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашында аны презентацияләү булды.
Хәзерге вакытта беренче судноны заводта сынап караулар бара, 2012 ел навигациясе башлануга ул суда сынаулар узачак.
"Черноморские скоростные линии" ҖЧШ, "Росморпорт" ААҖ, Ямал-Ненецк автономияле округының Транспорт һәм юл хуҗалыгы департаменты, шулай ук флотны заманча уңайлы суднолар белән яңарту ихтыяҗы булган башка оешмалар һәм компанияләр Зеленодольск заводы төзегән судноны алырга теләк белдерде. Заводтагы җитештерү күәтенең шундый 4-5 судно төзергә мөмкинлеге бар.
- “Алабуга” икътисадый зонасы аерым сөйләшү таләп итә. Бүген анда 19 резидент теркәлгән. Шуларның ничәсе продукция эшләп чыгара башлады һәм бу икътисадый зонаның перспективалары нинди?
- Татарстан инвестицияләр кертү өчен Россия Федерациясенең иң уңайлы төбәкләренең берсе. 2011 елның маенда “Форбс” басмасы Россия төбәкләренең инвестицион җәлеп итүчәнлеге рейтингын бастырып чыгарды. Анда республикабыз беренче урында тора. Бу елның март аенда "Эрнст энд Янг" компаниясе рейтингында да без – беренче.
Сәнәгать-җитештерү тибындагы “Алабуга” аерым икътисадый зонасы икътисадка чит ил инвестицияләрен җәлеп итүдә иң нәтиҗәле инструментларның берсе. Ул РФ Хөкүмәте карары белән 2005 елның 21 декабрендә Татарстанның Алабуга муниципаль районы территориясендә төзелде, 20 квадрат километр мәйданны били. Монда инвесторларга барлык инфраструктурасы булган әзер кишәрлекләр бирелә. Аларның чикләренә электр, газ, җылылык, башка инженерлык коммуникацияләре сузылган. Инфраструктура объектлары дәүләт хисабына төзелә. 2006 елдан алып 2011 елга кадәр “Алабуга” проектына дәүләт инвестицияләре күләме 14,8 миллиард сум тәшкил итте.
Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән ташламалы салым салу: 10 елга җирле салымнарның булмавы, мөлкәткә һәм җиргә башлангыч салым, башлангыч транспорт салымы, табышка салымның киметелгән ставкасы (АИЗ резидентларына – 15,5 % ), шулай ук чит ил чималына һәм җиһазларына таможня түләве һәм НДС түләүдән азат итү инвесторлар өчен зур стимул. Уңай климат булдыру һәм бюрократик тоткарлыкларны киметү максатыннан бу зонада “Бер тәрәзә” системасы эшли. Административ-эшлекле үзәктә дәүләтнең җайга салучы 16 органы офислары урнашкан.
АИЗ резидентлары өч төп кластерга карый: автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерү, полимерлардан әзер продукция эшләү, төзелеш материаллар эшләп чыгару. Шулай ук АИЗ территориясендә азык-төлек, фармацевтика, авиация сәнәгате, агач эшкәртү, оптик җепселләр җитештерү һәм станок төзелеше кластерлары өчен дә мәйданнар бүленгән.
Хәзерге вакытта биредә 19 резидент теркәлгән, аларның гомуми инвестиция күләме 66,8 миллиард сум. Проектларда 8,6 мең эш урыны булдыру каралган. Әлегә шуларның 2,5 меңе булдырылган. Биш резидент: "Соллерс-Елабуга" ҖЧШ ("Фиат Дукато" автомобильләре җитештерү); "Соллерс-Исузу" ЯАҖ ("Исузу" йөк автомобильләре җыю); "Полиматиз" ЯАҖ (полипропилен нигезендә тукылмаган полотно җитештерү); "П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно" ҖЧШ (пыяла җепселләре һәм аның нигезендә продукция җитештерү), "Эр Ликид Алабуга" ҖЧШ (техник газлар җитешәерү) сәнәгать-җитештерү эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Быелның ел башыннан алар 9 миллард сумлык продукция эшләп чыгарды.
“Алабуга” ИЭЗ үсеше стратегиясе нигезендә 2013 елга бу территориядә 30 резидент эшләячәк һәм республика икътисадына 100 миллиард сум инвестиция җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. АИЗ үсешенең перспектив юнәлеше – “Соллерс” һәм “Форд” компанияләренең уртак автомобиль җитештерү компаниясен булдыру. Бу ярдәмче автокомпонентлар эшләп чыгару буенча эре кластер эшен башлап җибәрү һәм яңа автомобиль технологияләре һәм материаллары эшләү өчен RD-үзәк төзүне үз эченә ала. Шулай ук “Кастамону Интегре” төрек компаниясенең агач эшкәртү производствосы да ДСПдан җиһаз һәм башка продукция эшләп чыгара торган фирмаларны “Алабугага”җәлеп итәчәк. Иң мөһиме – Татарстан икътисадына чит ил компанияләре килү белән бергә яңа технологияләр куллану, җитештерү системасы белән идарә итүне камилләштерү дә арта бара. Республикада конкурентлылыкка сәләтле, дөнья стандартларына җавап бирерлек продукция җитештерелә.
-“С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ базасында композит материаллардан дөнья стандартларына туры килә торган детальләр җитештереләчәк. Бу проект ни хәлдә?
- Татарстан Хөкүмәте, “ОАК” ААҖ һәм “Аэрокомпозит” ЯАҖ арасындагы Килешү кысаларында 2011 елның маенда яңа предприятие – “КАҖБ-Композит” ЯАҖ теркәлде. Биредә региональ Sukhoi Super Jet самолетлары һәм уртача ераклыкка очучы MC-21 самолетлары өчен композит материаллардан элементлар эшләнәчәк һәм канатлар җыю җайга салыначак.
Хәзерге вакытта яңа производство төзелешенә җир бүлеп бирелде, КАҖБ ягыннан устав капиталына кертеләчәк күчемсез милек объектлары һәм җиһазлар исемлеге ачыкланды, күчемсез милек объектларының һәм төп чараларның базар бәяләре исәпләнде, бүлеп бирелгән цехларда җиһазларны урнаштыру-көйләү эшләре бара.
2012 ел ахырына производствоны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Самолет канатларын композит материаллардан эшләү ягулыкны 5,5-6 %ка кимрәк тотарга мөмкинлек бирәчәк, мондый канатларның авырлыгы металлдан эшләнгәннәренекенә караганда 25-30 %ка җиңелрәк. Композит канантлар самолет белән идарә итүне җиңеләйтә, конструкция ресурсын арттыра.