Җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре семинары

2012 елның 30 марты, җомга
2012 елның 28 мартында Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре өчен семинар уздырылды.
Әлеге чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитетының Икътисадый үсеш һәм эшкуарлыкка ярдәм итү идарәсе, “Тест-Татарстан” республика сертификация ысулый үзәге тарафыннан оештырылды. Семинарда Чаллы шәһәренең җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләреннән 150 белгеч катнашты.  
Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
• продукциянең иминлеген тәэмин итү проблемалары;
• техник җайга салу кысаларында продукциянең туры килүен раслау;
• бизнесны үстерүдә һәм җитештерү өлкәсендәге проблемаларны хәл итүдә ярдәм буларак җәмәгать туклануы хезмәтләрен ихтыярый сертификацияләү;
• җәмәгать туклануы предприятиеләренең мәҗбүри декларацияләнергә тиешле кондитер, кулинария һәм башка продукцияләре исемлеге;
• җәмәгать туклануы предприятиеләре күрсәтүче   хезмәтләрне сертификацияләү, моңа “Хәләл” системасы да керә, һ.б

Мондый семинарлар Казан һәм Чистай шәһәрләрендә дә уздырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International