Cәнәгать буенча координация советының беренче утырышы

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

15 мартта  Казанда сәнәгать буенча координация советының Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Д.В. Матуров катнашында  «Югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруга комплекслыярдәм итү механизмнарын үстерү турында» беренче утырышы булды. Чараны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырды.

Пленар утырыш эшендә Россия Федерациясе төбәкләренең дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша:  Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы, Мәскәү шәһәре Фән, сәнәгать сәясәте һәм эшкуарлык департаменты җитәкчесе Комиссаров Алексей Геннадьевич, Чиләбе өлкәсе Сәнәгать һәм табигать байлыклары министры Павлов Владимир Викторович, Удмуртия Республикасы Сәнәгать һәм энергетика министры Радионов Олег Викторович, Мордовия Республикасы Сәнәгать министры Седов Александр Иванович, Чуваш Республикасы Икътисадый үсеш, сәнәгать һәм сәүдә министры Табаков Алексей Петрович, Ульяновск өлкәсе Сәнәгать һәм транспорт министры Тюрин Андрей Сергеевич,  Свердловск өлкәсе Сәнәгать һәм фән министры урынбасары Пинаев Владислав Юрьевич, Курган өлкәсе Сәнәгать, транспорт, элемтә һәм энергетика департаменты директоры беренче урынбасары Бегма Василий Александрович, Волгоград өлкәсе администрациясе башлыгы Аппаратының Сәнәгать һәм чимал идарәсе башлыгы Вачугов Сергей Юрьевич, Киров өлкәсе Сәнәгать департаменты башлыгы урынбасары Меркушев Николай Михайлович.  
Утырышта шулай ук "Ростехнология" дәүләт корпорациясе, "Радиоэлектрон технологияләр" концерны" ААҖ, "Оптик системалар һәм технологияләр" ААҖ, "Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе" ААҖ, «Туполев» ААҖ,  «Оборонпром» ОПК" ААҖ,  «Россия вертолетлары» ААҖ, «Берләшкән судно төзү корпорациясе» вәкилләре,  республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Утырыш программасы түбәндәгечә:
13:15 – 14.30 Машина төзелеше һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең "Казан вертолет заводы" ААҖ территориясендә урнашкан махсус күргәзмәсен карау
14:30 – 15:00 кофе-брейк
15.00 - 17.00 «Югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруда комплекслы ярдәм итү механизмнарын үстерү турында»  пленар утырыш («Казан вертолет заводы» ААҖ, актлар залы).
Координация советы утырышында катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Д.В. Матуров чыгыш ясады.
Пленар утырышта түбәндәгеләр чыгыш ясый:
• Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы ("Җитештерүгә идарә итү системасын үстерү");
• "Дәүләт махсуслаштырылган Россия экспорт-импорт банкы" ЯАҖ идарә рәисе ("Заманча экспортка ярдәм итү ысуллары турында");
• Свердловск өлкәсе Сәнәгать һәм фән министры урынбасары Пинаев Владислав Юрьевич («Россия Федерациясе субъектларының проблемалары һәм сәнәгать үсеше мәсьәләләре турында").
17.00 - 17.15 - ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның һәм Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Д.В. Матуровның журналистлар белән очрашуы (актлар залы каршында)
Утырыш программасы кысаларында «Бозлавыкка каршы материаллар эшләү буенча Урал заводы» ҖЧҖ  һәм «Бошунг КАМА» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек итү турында Килешүгә кул куелачак.
2012 елның 16 мартында Координация советы утырышы кысаларында "Идея" технопаркында “Лин-менеджмент һәм идарә итү сыйфаты" "түгәрәк өстәле" үтәчәк. Анда Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия төбәкләре министрлыклары һәм ведомстволары,   «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ, "КАМАЗ" ААҖ һ.б катнашачак.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов һәм Свердловск өлкәсе Сәнәгать һәм фән министры А. Петров тәкъдиме белән 2011 елның 14 июлендә Екатеринбург шәһәрендә Россиянең сәнәгать төбәкләре министрларының төбәкара советы утырышы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International