Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан оештырылган Координация советы утырышы кысаларында 16 мартта “Идея” технопаркында “Лин-менеджмент һәм сыйфат белән идарә итү” буенча “түгәрәк өстәл” узды. Аның эшендә Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Санкт-Петербург министрлыклары һәм ведомстволары, Ставрополь крае, Чиләбе, Свердловск, Волгоград, Липецк һәм Оренбург өлкәләре, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшкуарлары ассоциациясе, А.Н. Туполев ис. КНИТУ, Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы, “Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге” ФБУ, республиканың әйдәүче предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш департаменты директоры Николай Кутеев һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Гөлнара Әхмәдиева чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл кысаларында республика оешмалары һәм предприятиеләре вәкилләре чыгыш ясады:
• “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры беренче урынбасары Ю. Клочков;
• А.Н. Туполев ис. КНИТУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Н. Абруков;
• Чаллы шәһәре һәм “Кама аръягы” төбәге сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Ю.Петрушин;
• “Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар буенча дәүләт төбәк үзәге” ФБУ генераль директоры В. Гогин.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.