Татарстан Республикасының сәнәгать, инвестиция потенциалын презентацияләү һәм Казахстанның Актүбә өлкәсе белән хезмәттәшлекне үстерү перспективалары

2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 26 апрелендә Казахстанның Актүбә өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р. Зарипов Татарстан Республикасының сәнәгать, инвестиция потенциалын презентацияләде. Министр Татарстан Республикасының Россия регионнары арасында икътисадый яктан алга киткән төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте. Социаль-икътисадый үсешнең төп юнәлешләре буенча Татарстан Республикасы Россиянең 10 лидер төбәге арасына керә. 2011 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләме 1250 млрд. сум. (42,5 млрд. доллар) яисә 2010 ел белән чагыштырганда 104,6% тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International