Татарстан Президенты «КНИАТ» ачык акционер җәмгыятьтә булды

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов "КНИАТ" ААҖтә булды. Республика башлыгы компания казанышлары белән танышты һәм технопаркны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Президент игътибарына «ИТЦ-КНИАТ» резидентлары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта технопаркта 73 резидент теркәлгән. Резидент-компанияләрнең акча әйләнеше 2011 елда 700 млн. сум тәшкил итте, биредә барлыгы 1200 кеше эшли.
Татарстан Президенты "Высота" ҖЧҖ цехын карады. Ул – Казан вертолет заводы һәм һава траспорты өчен медицина әйберләре җитештерү белән шөгыльләнә торган резидент-компания. Шулай ук Р. Миңнеханов "Элепс" компаниясе эшчәнлеге белән дә танышты. Биредә хирургия приборлары, инструментлары җитештерелә. Киңәшмә барышында технопаркны һәм резидент-компанияләрне үстерү мәсьәләләре турында фикерләр алышынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International