Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең роле
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
2012 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы телләре турында законнарны гамәлгә ашыру советы утырышы булды. Анда Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә Татарстан Республикасы вәкиллекләренең роле турында Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.Мингалиев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы вәкиллекләренең Россия регионнарында яшәүче татарларның белем алуга ихтыяҗларын канәгатьләндерү өлкәсендәге эшчәнлеге республиканың регионара багланышларын үстерүнең нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора. Регионнардагы вәкиллекләр татар иҗтимагый (милли-мәдәни) оешмалары белән актив эш алып бара, аларга татар милли мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу эшендә ярдәм итә.
Вәкиллекләр Россия Федерациясе регионнары белән хезмәттәшлек итү турындагы шартнамәләргә таянып эшли. Алар эшенең төп юнәлешләре тәбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- вәкиллек урнашкан регионда татар теле курслары оештыруда катнашу;
- уку йортларына ысулый ярдәм күрсәтү, шул исәптән, матур әдәбият, татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләр белән тәэмин итүдә;
- кадрлар әзерләү һәм Татарстан Республикасы вузларында белем алуга теләге булган абитуриентлар туплау буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлек итү;
- татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар һәм өлкә конкурслары оештыруга ярдәм итү.
Вәкиллекләр башка юнәлешләр буенча да актив эш алып бара. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән Мәскәү педагогика университетының филология факультетында "Татар теле һәм әдәбияты" белгечлеге буенча студентлар әзерләнә. 10 елда 70тән артык белгеч әзерләнде, алар Мәскәү шәһәренең мәгариф учреждениеләрендә хезмәт итә. Вәкиллек шулай ук Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә, Мәскәү шәһәренең Төньяк административ округы мәдәни үзәгендә, Җәмигъ мәчете мәдрәсәсендә татар теле курслары оештыруда, Мәскәү өлкәсенең Пушкино, Орехово-Зуево, Королев, Домодедово, Краснозаводск шәһәрләрендә якшәмбе мәктәпләре булдыруда ысулый ярдәм күрсәтә.
2011 елдан Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге каршында Свердловск өлкәсенең татар этномәдәни белем бирү компонентлы мәктәпләр директорлары советы эшли. Татар теле һәм әдәбиятының абруен арттыру максатында 2011 елда вәкиллек "Гомуми белем бирү учреждениеләренә Федераль дәүләт белем бирү стандартларын кертү кысаларында татар теле һәм әдәбиятын өйрәтү" темасына регионара киңәшмә үткәрде. Сверловск өлкәсе шәһәрләрендә (Екатеринбург, Березовский, Югары Пышма) якшәмбе мәктәпләре эшли.
Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы тулы вәкаләтле илчелеге ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында "Елның иң яхшы укытучысы" конкурсы, «Без – Тукайлы халык», «Габдулла Тукай мирасы hәм милли-мәдәни багланышлар» фәнни-гамәли конференцияләре үткәрелде.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге ярдәмендә "Рухият" фонды белән берлектә татар халкының ватан тарихына керткән өлешенә багышланган “Татарлар ватанга хезмәттә” исемле китаплар сериясе татар теленә тәрҗемә ителде. Санкт-Петербург шәһәрендәге якшәмбе мәктәпләренең иң яхшы укучылары өчен Казан шәһәренә экскурсияләр оештырыла.
Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиллегенең региондагы татарларның ана телендә белем алуга ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге күпкырлы булуы белән игътибарга лаек. Өлкәнең татарлар күпләп яши торган 6 районында 10 татар этномәдәни белем бирү компонентлы мәгариф учреждениеләре бар. Аларда 1130 бала тәрбияләнә һәм белем ала. Өлкәдә ана теле (татар теле) һәм әдәбияты буенча мәҗбүри язма имтиханнар бирелә. Ел саен татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары үткәрелә. Укучыларга татар теле һәм әдәбияты, сәнгате буенча өстәмә белем алу өчен Татарстандагы профильле лагерьларга килү мөмкинлеге бар. Саратовта 1992 елдан бирле Милли (татар) гимназия эшли, ул Россиянең иң яхшы инновацияле мәктәбе конкурсында өч тапкыр җиңү яулады.
Татарстан Республикасының Ханты-Мансий автономияле округындагы сәүдә-икътисад вәкиллеге тарафыннан Нефтеюганск шәһәрендә татар телендә өстәмә белем бирү эше җайга салынды. Бу учреждениеләр дәреслекләр белән тәэмин ителде.
"2013 елга кадәр Татарстан Республикасының дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасын" гамәлгә ашыру кысаларында министрлыклар, ведомстволар һәм вәкиллекләрнең хезмәттәшлеге дәвам итә. Эшчәнлекнең төп юнәлешләре түбәндәгеләр:
1. Россия Федерациясе регионнары белән килешүләр төзү һәм булганнарын озайту.
2. Вәкиллекләрнең Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән хезмәттәшлеге.
3. Мәскәү шәһәренең гомуми белем бирү учреждениеләре укучыларының җәйге каникул чорында Татарстан Республикасы Биектау районында урнашкан "Костер" сәламәтләндерү лагеренда ял итүен оештыру.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Казахстан Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге белән онлайн-очрашу узды.