Россия Федерациясе Хөкүмәте Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасына 41 КАМАЗ автомобиле бүләк итте.

2012 елның 13 апреле, җомга
Россия Федерациясе Хөкүмәте Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасына 41 КАМАЗ автомобиле бүләк итте. Бу мөлкәтнең (40 йөк автомобиле һәм бер матди-техник тәэмин итү автомобиле) гомуми бәясе – 2,7 миллион доллар тәшкил итә, ул илнең ерак районнарына азык-төлек ташу өчен файдаланылачак. Бүләк ителгән автомобильләрнең һәрберсе 14 тонна авырлыктагы йөк ташырга сәләтле. Шулай итеп, Әфганстандагы Бөтендөнья азык-төлек программасы автомобильләр паркы 174 берәмлек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International