«Яз-2012» вузара вакансия ярминкәсе

2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 19 апрелендә КНИТУ–КАИ стеналарында “Яз-2012” вакансия ярминкәсен ачу тантанасы булды. Әлеге чара программасы кысаларында республиканың әйдәүче предприятиеләренең, оешмаларының һәм фирмаларының вакансия ярминкәсе оештырылды; бу предприятие һәм оешмаларны тәкъдим итү үткәрелде; вуз тәмамлаучыларның эшкә урнашу мониторингына багышланган түгәрәк өстәл булды.
Бу чараның максаты – вуз тәмамлаучы яшьләргә республика предприятиеләренә эшкә урнашу мөмкинлеге бирү.
Ярминкәгә булачак һөнәрләрен сайлау өчен югары сыйныф укучылары, хезмәт практикасын үтәр өчен предприятие сайлау максатыннан вуз студентлары килде. Барлыгы 60 предприятие катнашты, алар төрле юнәлештәге хезмәт урыннары тәкъдим итте.
Ярминкәдә шулай ук республиканың машина төзелеше өлкәсенә караган 20ләп предприятие, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International