«Форд-Соллерс» уртак предприятиесенең чимал ташучылары конференциясе

2012 елның 23 апреле, дүшәмбе
2012 елның 24 апрелендә "Алабуга" аерым икътисадый зонасында "Форд-Соллерс" уртак предприятиесе чимал ташучылары конференциясе булачак. Чимал ташучылар өчен Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләр турында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Р.Зарипов чыгыш ясаячак.
Конференциядә шулай ук В. Швецов (CEO), С.Оделл (Chairman & CEO, FoE), А. Рахманов (Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары), A. Ширинов (СОО), Татарстан Республикасының машина төзелеше һәм нефть химиясе комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, чит ил компанияләре вәкилләре, вузлар һәм Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре катнашачак.
Конференция кысаларында "Алабуга" аерым икътисадый зонасы мөмкинлекләре белән, шулай ук автомобиль сәнәгатенә багышланган күргәзмә белән танышу булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International