Халыкара икътисадый консорциум вәкилләре белән очрашу

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Халыкара икътисадый консорциум вәкилләре белән очрашу булды. Очрашуда Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалы һәм Халыкара икътисадый консорциум эшчәнлеге презентациясе булды.
Чарада Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И. Мингалиев, министрлыкның бүлек җитәкчеләре, Халыкара икътисадый консорциум ягыннан – «МЭК-IEC» директорлар советы президенты Людмила Казиева, «МЭК-IEC» президенты Эрик Хейдок һ.б катнашты.
Мәгълүмат өчен:
Халыкара икътисадый консорциум 2009 елның июлендә барлыкка килде. Гамәлгә куючылары – Россия, АКШ, Чехия комипанияләре. Офислары Мәскәү, Прага (Чехия), АКШның Атланта шәһәрләрендә урнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International