Татарстанда эшкә урнаштыру буенча «Россия эше. Мөмкинлекләр заманы» бөтенроссия ярминкәсе узачак

2023 елның 7 апреле, җомга

14-15 апрельдә республиканың барлык шәһәрләрендә вакантлы эш урыннары ярминкәләре узачак. Аларга чакырылалар:

• студентлар/мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре,

• эшсез һәм эш эзләүче гражданнар,

• шулай ук карьера юлын үзгәртергә хыялланучылар.

Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр, эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк.

Казанда чаралар Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында узачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International