Татарстанда фрезер станокларының беренче партиясен зур узелда җыю башланды. «ТатПромСтан» станоклар төзү берләшмәсе мәйданнарында, аңа Ватан, Бетар һәм Пегас предприятиеләре керә, Казан заказчысы өчен беренче җиһазлар – ЧПУ белән фрезер эшкәртү үзәге җыелган.
«Әлегә без станокларны күбесенчә чит комплектлаучылардан җыябыз, әмма быел инде запас частьләрнең 30% артыгын локальләштерү бурычы тора. 2025 елга аның дәрәҗәсен 90% җиткерергә планлаштырабыз. Алга таба модельләр рәтен токарь җиһазларына кадәр киңәйтәчәкбез, – дип хәбәр итте Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы станоклар төзү буенча эшче төркем җитәкчесе, «Пегас» предприятиесе директоры Илдар Нуриев. – Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашуы, предприятиеләр ярдәме белән «ТатПромСтан» Казан заводыннан беренче заказ алды».
2023 елга планнарда – Татарстан Республикасында 30 станок җыю. Ә 2025 елда 500 берәмлек җиһазга чыгарга кирәк.