Татарстанның «Тулпар Техник» предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча сынау проекты уңышлы гына тормышка ашырылган.
«Тулпар Техник» ҖЧҖ – һава судноларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау, авиация компонентларын ремонтлау буенча хезмәтләрнең бәйсез провайдеры, Bombardier авторизацияләнгән сервис үзәге, ГСС, Rockwell Collins рәсми дилеры.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты буенча компания һава судноларына техник хезмәт күрсәтү процессын уңышлы оптимальләштерә: персоналны укыту, максатларны таркату, агымны оптимальләштерү, үзгәрешләр белән идарә итү.
Нәтиҗәдә «Тулпар Техник» ҖЧҖ:
• агымдагы җитештерүне 20% арттырган;
• тәмамланмаган җитештерүне 50% киметкән;
• бу процессның барышын 17% кыскарткан.
• үрнәк агымы булдырылган
• гомуми икътисадый нәтиҗә 23,6 млн.сумнан артып киткән.
Сынау проектын гамәлгә ашыру хезмәт күрсәтелә торган самолетлар санын арттырырга мөмкинлек бирә. Компания сакчыл җитештерү коралларын кертүне дәвам итәчәк.
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: https://ppt.tatarstan.ru/