«Безнең энергия системасының ныклык запасы куркынычсыз һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк»

2023 елның 5 апреле, чәршәмбе

Бу хакта ТЭФ кысаларында Татарстан Хөкүмәте утырышында Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белдерде. ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Казан Экспо» ХКҮ узган утырышта РФ энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, федераль, республика хакимият органнары вәкилләре, предприятие җитәкчеләре - Россиянең 22 төбәгеннән делегатлар катнашты.

Үз докладында Татарстан Республикасы вице-премьеры-сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр иткәнчә, 2022 елда республикада электр энергиясен куллану 33 млрд КВт/сәг тәшкил иткән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 3,5% югарырак. Электр энергиясе җитештерү, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, бер ел эчендә 4,7% үскән.

Олег Коробченко шулай ук Түбән Кама нефть химиясендә 495 МВт пар-газ җайланмасын төзү буенча зур проектның тәмамлануы турында хәбәр итте. Аерым алганда, «Казаноргсинтез»да 311,4 МВт исәпләнгән Лушниковский ПГУ – үз энергетик куәтләре төзелә.

Министр Россия Энергетика министрлыгының куәт резервларына түләү буенча сынау проектына ярдәм итүен белдерде, чөнки бурыч – ахыргы кулланучы өчен электр энергиясе бәясе нәтиҗәләрен киметү

Моннан тыш, ул электр энергиясен тапшырганда югалтуларны киметү өчен интеллектуаль исәп-хисапны гамәлгә кертү программаларын дәвам итәргә кирәклеген дә билгеләп үтте. «Челтәр компаниясе» һәм «Татэнергосбыт» тарафыннан барлыгы 362 мең акыллы исәпләү приборы урнаштырылган (бөтен ихтыяҗның 18%).

2020-2025 елларга 50,5 млрд сумга 6 инвестиция программасы расланган. Санкцияләргә карамастан, гомумән алганда, 5 оешманың программалары үтәлгән.

ТР электр энергетикасында технологик суверенитетны тәэмин итү мәсьәләсендә хәл катлаулы булып кала. Кайбер импорт материалларга һәм комплектлаучыларга бәйлелек бар.

Шул ук вакытта энергомашина төзүчеләр зур куәттәге газ турбиналарын сәнәгатьтә җитештерүне үзләштерүне дәвам итәләр. Мәсәлән, «Көч машиналары» 2023 елда ГТЭ-170 турбинасын тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясенә чыгара. Җиһазлар Түбән Кама җылылык электр станциясендә урнаштырылачак.

Беренче чираттагы бурычлар сыйфатында Олег Коробченко энергия системасының җитештерү объектларын алга таба модернизацияләүне һәм яңа куәтләр кертүне, интеллектуаль исәп системаларын кертүне, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне билгеләде. Шул ук вакытта ул безнең энергия системасының ныклык запасы куркынычсыз һәм ышанычлы энергия белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышандырды.

Форум кырларында шулай ук «Элекон заводы» АҖнең Татарстанда «Пегас» сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ (ТатПромСтан) җитештергән ике фрезер станогын китерү килешүенә һәм Казан дәүләт энергетика университеты белән «Дорогобужкотломаш» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

ТЭФ кысаларында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы казанышларга конкурс, энергия нәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр буенча конкурс, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары, предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында яктырту, энергияне сак тотуны пропагандалау һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Форумның өч көне дәвамында түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, импортны алмаштыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру темасына дискуссияләр һәм башка барлыгы 19 чара узачак. 7 апрельдә яшьләр белән эшләүгә багышлана.

Моннан тыш, ТЭФ кысаларында иң эре тармак күргәзмәсе TatEnergyExpo-2023 ачылды. Аны Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, форумның мактаулы кунаклары һәм катнашучылары карады.

Күргәзмәдә Россиянең 17 төбәгеннән 70тән артык компания катнаша. Моннан тыш, өч чит илдән, шул исәптән Беларусь Республикасыннан да җитештерүчеләр бар. Экспозициядә – энергетика комплексын үстерүдә иң яңа эшләнмәләр, тармакның актуаль мәсьәләләрен хәл итү өчен инновацион технологияләр һәм җиһазлар.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында: Татэнерго, Челтәр компаниясе, Татэнергосбыт, Татнефть, Сибур, РариТЭК, Таткабель, Казан дәүләт энергетика университеты, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ һәм башкалар.

Экспозициянең эш вакыты: 5-6 апрельдә 09:00-18:00, 7 апрельдә 08:00-14:00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International