2016 елның 5 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов зур габаритлы сәнәгать пластик савыт һәм төрү материаллары чыгаручы эре җитештерү предприятиесе "Ай-Пласт" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды.
“Ай-Пласт” компаниясенә 2009 елда нигез салынган. Компания Россиядә беренчеләрдән булып пластик паллетлар һәм зур габаритлы пластик контейнерлар җитештерә башлый. “Ай-Пласт” җитештергән iBox полимер контейнеры – “Россиянең 100 иң яхшы товары- 2015” конкурсы лауреаты.
Компаниянең җитештерү һәм саклау биналарының гомуми мәйданы 22 000 кв. м. тәшкил итә. Ел саен предприятие 40 мең тоннадан артык полимер чимал эшкәртә. Экструзион полипропилен табакның җитештерү күләме 6 млн. кв.м. тәшкил итә. (паллет һәм контейнерлар җитештерү өчен төп продукция).
Хезмәт итүче персонал саны 600 кеше.