2016 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Казан дәүләт автомеханика техникумында һәм Яр Чаллы политехника колледжында булды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе 2016 елның 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашачак ТР командасы вәкилләренең әзерлеге барышы турында укытучылар һәм студентлар белән сөйләшү алып барды.
Автомеханика техникумы (1973 елда нигез салынган) түбәндәге белгечлекләр буенча әзерли: станокта эшләүче, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь, автомеханик, электр җиһазлары хезмәте буенча электромонтер, механик эшкәртүдә җиһазлар һәм станоклар көйләүче. Бүген техникумда 2260 кеше укый.
Техникум 2012 елдан бирле WorldSkills хәрәкәтендә актив катнаша. Техникумга компетенция буенча компетенцияләр махсус үзәге “Кузов ремонты”, “Мехатроника”, “Йөк техникасы хезмәт күрсәтүе” статусы беркетелгән. 2013 елда техникум командасы республика чемпионатында чыгыш ясады һәм техникумның 2 студенты бүләкле урыннар яулады. 2015 елда техникумның 6 студенты республика ярышлары призерлары булды һәм 3 кеше Татарстан Республикасы җыелма командасына керде. 2016 елда республика чемпионатында техникумның 26 студенты 12 номинация буенча катнашты, шул исәптән, 5 кеше беренче урыннарны яулап ТР җыелма командасы составына керде.
Яр Чаллы политехника колледжына 1981 елда нигез салынган. Техникум түбәндәге белгечлекләр буенча укыта: эретеп ябыштыручы (электр һәм газ эретеп ябыштыру эшләре), электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләре буенча электромонтер (тармаклар буенча), слесарь, механик эшкәртүдә җиһазлар һәм станоклар көйләүче, станокта эшләүче (металл эшкәртү буенча), машина төзелеше технологиясе, автомобиль транспорты ремонты һәм техник хезмәт күрсәтүе, электрмеханик җиһазлар һәм электр хезмәт күрсәтүе һәм техник эксплуатация (тармаклар буенча), эретеп ябыштыру җитештерүе, компьютер челтәре.
Уку йорты эшләү дәверендә 13 027 урта звено эшче һәм белгеч укытып чыгарылган. Ел саен чыгарылышта 250-330 кеше була.
Бүген Яр Чаллы политехника колледжы “ЧПУ станокларында токарь эшләре" номинациясе буенча махсус компетенция үзәге булып тора.
Хәзерге вакытта Яр Чаллының автомеханика техникумында һәм политехника колледжында Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашачак ТР командасы вәкилләренең әзерлек эшләре бара.