Татарстан РФ һәм КХР үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Бу турыда Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанда ачылган "Татарстан - Сычуань" Эшлекле форумындагы чыгышында белдерде. Искә төшерик, чара Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин башлыгындагы Сычуань провинциясе делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында уздырыла.
Эшлекле форум эшендә катнашучылар арасында - Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре.
Татарстан безнең илләрнең үзара мөнәсәбәтләрен киңәйтүдә бәйләүче буын булырга әзер. Соңгы тугыз ай эчендә генә Татарстан һәм Сычуань провинциясе делегацияләре 7 тапкыр очраштылар. Бу югары дәрәҗәдәге ышаныч һәм хезмәттәшлек итәргә зур теләк булуы турында сөйли”,- дип билгеләп үтте үз чыгышында Татарстан Премьер-министры.
“Без үзара мөнәсәбәтләр үсешенә заманча этапта яңа импульс бирә алабыз. Без югары дәрәҗәле нефть чыгару һәм нефть эшкәртүче, автомобильләр җитештерүче, вертолетлар, самолетлар, суднолар җитештерүче республика булып торабыз, инвесторларыбыз өчен махсус мәйданчыклар һәм уңайлы шартлар булдыруга зур игътибар бирәбез. Без мәдәният, спорт, мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек итә алабыз, мин моңа ышанам ", - диде И. Халиков.
“Казанда Татарстан - Сычуань бизнес форумын уздыру киләчәктә ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә, уртак проектларны тормышка ашыруга ярдәм итәчәк”, - дип өстәде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Сычуань провинциясе Коммунистлар партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин шулай ук, ике регион арасында сәүдә-икътисадый элемтәләрне көчәйтү мөһим, дип ассызыклады.
“Татарстан Россиянең әһәмиятле фән һәм мәгариф һәм бай табигый байлыклар үзәге буларак билгеле, әйбәт инфраструктура һәм инвестицияләр җәлеп итү өчен уңай шарталры булган регион. Нефтехимия, авыр йөк машиналары, вертолетлар һәм башка сәнәгать продукцияләре конкурент сәләтле. Казан республика башкаласы буларак үзенең тарихы һәм мәдәнияте белән мәшһүр”, - дип билгеләде кытай делегациясе җитәкчесе.
Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясе белән чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан белән Сычуань провинциясе (Кытай Халык Республикасы) арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләде. 2015 елда Татарстан һәм Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 264,3 млн. АКШ доллары ( 1,7 млрд артык юань ) тәшкил иткән, дип хәбәр итте.
Татарстан-Кытай мөнәсәбәтләре күп планлы үсешле партнерлык характерында, диде А.Кәримов. Партнерлыкның перспектив юнәлешләре: Кытайдан республиканың махсус икътисадый зоналарына һәм технополисларына инвесторлар җәлеп итү; ТР территориясендә автомобиль һәм автобуслар өчен комплект өлешләрне уртак җитештерү; тракторлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, ТР нефтехимия продукцияләрен Кытайга сатуны арттыру; шулай ук, сәнәгать өчен газ җайланмаларын сатуны оештыру һәм башкалар.
Җиңел сәнәгать өлкәсендә исә, Татарстанда текстиль кластеры оештыруда кызыксыну бар, дип әйтеп үтте Алберт Кәримов.
Моннан тыш, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Мәскәү-Казан Югары Тизлекле Магистраль төзелеше проектын тормышка ашыру кысаларында Кытайдан технологияләр һәм инвестицияләр җәлеп итүдә кызыксыну бар, дип ассызыклады.
Эшлекле Форум барышында төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында ике яклы документлар имзаланды, Татарстан югары уку йортлары (К(П)ФУ, КНИТУ (КАИ), КНИТУ (КХТИ) белән Сычуань провинциясе университетлары арасында килешүләргә кул куелды.
Мәгълүмат һәм фоторепортажлар "Татар-информ” МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/05/04/502350,
ТР Хөкүмәте рәсми порталында: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/635969.htm урнаштырылган.