Түбән Камада Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү булачак.
2016 елның 5 маенда Түбән Камада Химик Көнен бәйрәм итү сораулары буенча оештыру киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Түбән Кама башлыгы Айдар Метшин, республиканың нефтехимия предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Химик Көнен тантаналы бәйрәм итү 2016 елның 26 маенда Түбән Каманың “Нефтехимик” Боз Сараенда узачагын хәбәр итте.
Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, федераль хакимият органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы нефть-газ химиясе комплексы җитәкчеләре һәм ветераннары, БДБ илләре нефть химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Казан милли тикшеренү технологик университеты, Казан Федераль Университеты, Түбән Кама химия-технология институты укытучылары һәм студентлары, шулай ук мәктәп укучылары да катнашачак. Катнашучыларның гомуми саны - 4 мең кеше.
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов: "Химия һәм нефть химиясе сәнәгате – ул республиканың динамик рәвештә үсеш алучы, инвестицион актив һәм экспортка юнәтелгән сәнәгый җитештерү секторы",-дип ассызыклады.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе химия һәм нефть химиясе предприятиеләре төбәкнең социаль мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертәләр, дип белдерде. ТР химия һәм нефть химиясе предприятиеләрендә югары җитештерү алып бару өчен эш урыннары булдырылган. Әлеге тармакта 50 меңнән артык кеше эш белән мәшгуль.
Чара "Татарстан Республикасы Химиклар Көне- 2016" Татарстанның химия башкаласы булган Түбән Кама шәһәренең 50 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
ТР Химиклар Көнен тантаналы бәйрәм итү программасында: тармак предприятияләренең инновацион продукцияләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк; химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен һәм тармак ветераннарын бүләкләү булачак; профессиональ артистлар катнашында мәдәни программа, шулай ук, предприятияләрнең үзешчән сәнгать коллективлары, республиканың уку йортлары студентлары чыгыш ясаячак.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/nizhnekamsk/2016/05/06/502657/