2016 елның 12 маенда Венада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы уздырылды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашты.
Кристоф Ляйтл сәламләү чыгышында Татарстан Республикасы территориясендәге махсус икътисади зоналарга инвестицияләр кертүдә кызыксынулары барлыгын белдерде. “Без Татарстанның Россиядә икътисади уңышлы регион булуын беләбез, шуңа да хезмәттәшлек турында махсус килешүгә кул куярга әзер”, - дип ассызыклады ул.
2016 елның 12 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия икътисад Палатасы Президенты Кристоф Ляйтл белән очрашуында катнашты.
Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында, уртак проектларны гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. Кристоф Ляйтл билгеләп үткәнчә, Татарстан һәм Австриянең уртак мәнфәгатьләре күп, шул исәптән, бизнес мәсьәләләре, кадрлар әзерләү һәм белем бирү.
2016 елның 12 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясенең Австриядә эш визиты бара.
Австриягә килү белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Вена үзәгендә совет солдатлары һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты һәм ил җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Татарстан Республикасы делегациясе татарстан-австрия эшлекле форумында катнашачак һәм татар диаспорасы әгъзалары белән очрашачаклар.
2016 елның 12 маенда "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме утырышын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
ТР Премьер-министры искә төшергәнчә, 2014 елның июнендә РФ Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка "Россия – Ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркемен җитәкләргә һәм аның эшчәнлеген яңартырга кушкан иде. Инде бер елдан 2015 елның июнендә Мәскәүдә яңартылган форматта Татарстан Президенты рәислегендә Төркемнең утырышы булып узды. Анда РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы (ИХО) генераль секретаре Ияд Мәдәни, ислам илләре дәүләт һәм дин әһелләре.
2016 елның 12 маенда Австрия икътисады Федераль палатасында (Вена шәһәре) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясенең Австрия Республикасына визиты кысаларында Татарстан-Австрия эшлекле форумы узачак.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Австрия икътисады Федераль палатасы Президенты Кристоф Ляйтл, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Мәскәүдәге Австрия Илчелегенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе доктор Дитмар Фелльнер, Татарстан һәм Австрия дәүләт хакимияте органнары һәм эшлекле даирә вәкилләре катнашачак.
2016 елның 10 маенда Прагада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы булып узды. Яклар киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлекнең сораулары хакында һәм берничә уртак проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов Милош Земанга Россиянең динамик рәвештә үскән регионы - Татарстан Республикасына булган кызыксынулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Безнең өчен хезмәттәшлекнең перспективалары турында сөйләшү һәм фикерләр алышыну мөмкинлеге булу зур горурлык, - диде ул. Сезнең ярдәмегезне югары бәялибез, Россия һәм Чехия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән, татарстан-чехия элемтәләрен үстерүдә ярдәм кулын сузган Чехия Хөкүмәтен хөрмәт итәбез”.
2016 елның 9 маенда Казан үзәгендә узган "Үлемсез полк" акциясендә кырык биш мең кеше катнашты. Кешеләр кулларында Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының портретларын күтәреп йөрделәр. Зур парадны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
Татарстан Президенты әтисе ягыннан бертуган абыйсының – Миңнеханов Галимҗан Миңнехан улының рәсемен кулында тотты. Әлеге акциягә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә әтисенең – Шәймиев Шәрип Шәймөхәммәт улының портреты белән кушылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин дә үзенең әтисе-Мөхәммәтшин Хәйрулла Динкәй улының рәсемен кулыннан төшермәде.
"Үлемсез полк" “Казан” милли-мәдәни үзәге – Пушкин урамы – Азатлык мәйданы – Лобачевский урамы – Кремль урамы – Беренче май мәйданы маршруты буйлап узды.
Рөстәм Миңнеханов журналистларга биргән интервьюсында билгеләп үткәнчә, "Үлемсез полк" акциясе халкыбызның батырлыгы истәлеген саклау өчен зур әһәмияткә ия.
2016 елның 9 маенда Түбән Камада Җиңү Көнен каршылыйлар. Башлангыч мәгълүматлар буенча, 27 мең шәһәр халкы 9 майның иртәсен Мәңгелек ут мәйданында каршы алды. Биредә тантаналы парад үтте, анда 34 взвод атлады.
Байрак төркеме чыгар алдыннан хокук саклау органнары хезмәткәрләре Россия, Татарстан, Түбән Кама флагларын һәм Җиңү Байрагының күчермәсен күтәреп йөрттеләр, кунаклар алдында мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясадылар. Йөз сабый хәрби киеменнән буыннар бәйләнешен белдереп марш атлап үттеләр. Ветераннар аларны алкышлар белән озаттылар.
2016 елның 26 маенда Горький исемендәге Яшел Үзән заводында тантаналы рәвештә сериядәге дүртенче "Сергей Котов" яңа патруль корабының 22160 проекты салынды. Яңа буын корабы "Төньяк проект-конструкторлык бюросы" ААҖ тарафыннан проектлаштырылган.
Россия Хәрби-диңгез флоты өчен яңа судно салу тантанасында РФ Хәрби-Диңгез Флоты баш әмер бирүчесе адмирал Владимир Королев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ, "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ, "Төньяк проект-конструкторлык бюросы"ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “TGT Oilfield Services” компаниясенең технологик үзәгендә булды. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар озатып йөрделәр.
“TGT Oilfield Services” халыкара компаниясе һөнәри–геофизик тикшеренүләр өлкәсендә һәм углеводород ятмалары мониторингы сервис хезмәтләре, шулай ук геологик-гидродинамик модельләштерү буенча хезмәтләр дә күрсәтә. Партнерлар санында: BP, Petronas, Total, «Лукойл» ЯАҖ, «Новатэк» ААҖ, «Роснефть» НК ААҖ һәм башкалар. Технологик үзәкнең ачылышы Казанда 2015 елда узды.