ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Түбән Кама индустриаль техникумында булды

2016 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

2016 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов эшче кадрлар һәм шиналар җитештерүче белгечләр әзерләүне гамәлгә ашыручы Түбән Кама индустриаль техникумында булды.

40 ел дәвамында Кама индустриаль техникумының төп партнеры: "Татнефть-Нефтехим" Идарәче компания" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, аның  составына: "Түбән Кама шинасы" ААҖ, "Түбән Кама йөк шиналары заводы" ҖЧҖ, "Түбән Кама ЦМК шиналары заводы" ҖЧҖ, "Түбән Кама техуглерод" ААҖ, "Түбән Кама механика заводы" ААҖ, "Кама"Сәүдә Йорты" ҖЧҖ, "Кама " фәнни-техник үзәге" ҖЧҖ  һ. б.

2015 елда Түбән Кама индустриаль техникумы Татарстан Республикасы ресурс үзәге исемлегенә керде. Шул сәбәпле бинаның капиталь ремонтына 85 миллион сум акча бүленеп бирелгән иде, ә укыту-җитештерү һәм теоретик укыту өчен матди-техник җиһазлауга 44 млн. сум сарыф ителде.

2016 елның март аенда Түбән Кама индустриаль техникумына компетенция  буенча компетенцияләр махсус үзәгеСәнәгать робототехникасы” статусы бирелде.

Техникум студентлары Татарстан Республикасы "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Ачык региональ чемпионатында катнашып 2 урынны яуладылар.

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы командасын 2016 елның 23-27 май көннәрендә Красногорск шәһәрендә (Мәскәү өлкәсе) узачак "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) Милли чемпионаты финалында катнашу өчен әзерләү алып барыла.

Мәгълүмат өчен:

Уку йорты 1975 елда Түбән Кама шина заводы өчен квалификацияле эшчеләр әзерләү максаты белән ачылган иде. Түбән Кама индустриаль техникумы бинасының гомуми мәйданы - 97 110 кв. м тәшкил итә.

Бүген техникумда 730 студент түбәндәге һөнәрләр буенча укытыла: шиннар җитештерү операторы, электр җиһазларына хезмәт күрсәтү һәм ремонт эшләре буенча электромонтер, физика – механика сынаулар буенча лаборант, токарь – универсал, регулировка ясаучы, КИП һәм А буенча слесарь, технологиясе, машина төзелеше технологиясе, пластик массалар һәм эластомер эшкәртү һәм җитештерү технологиясе, автоматик идарә итү системасы, гамәли информатика (тармаклар буенча), слесарь һ. б.

2009 елдан бирле көндезге уку– читтән торып уку (кичке уку) бүлекчәсе эшли, 2011 елда читтән торып уку бүлеге ачылды.

Техникум эшләү дәверендә якынча 15 000 эшче һәм белгеч укытып чыгарылган.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/06/502642/   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International