Казанда "Татарстан-Сычуань" эшлекле форумы үз эшен башлады

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

2016 елның 4 маенда Казанда "Татарстан-Сычуань" эшлекле форумы үз эшен башлады. Чара Кытайның Сычуань провинциясе Коммунистлар  партиясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунминның  Татарстанга визиты кысаларында үткәрелә.

Эшлекле форум эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Сычуань провинциясе үсеше һәм реформасы буенча Комитет Начальнигы Тан Лиминь, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.

Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы презентациясе белән Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак. Ул Татарстан белән Сычуань провинциясе арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең агымдагы халәте һәм перспектив юнәлешләре турында сөйләячәк.

Форум барышында хезмәттәшлек турында ике яклы документларны имзалау планлаштырыла, Татарстан һәм Кытай эшлекле даирәләре вәкилләренең адреслы очрашулары узачак.    

 ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча 2015 елда Татарстан һәм Кытай арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 264 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Мәгълүмат "Татар-информ МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/05/04/502283/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International