2016 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин белән очрашуында катнашты.
Әлеге визитның бик җитди булуының иң яхшы раслаучысы-бу шиксез, зур Сычуань провинциясе делегациясенең зур булуы һәм аның составында бизнес вәкилләре, дәүләт хезмәткәрләре, дип билгеләп үтте Илдар Халиков. Ул искә төшергәнчә, әлеге визит башланыр алдыннан Татарстанда Кытайдан вәкилләр булып җитди әзерлек эшләре башкарып киттеләр.
Илдар Халиков Ван Дунмин әфәндегә мөрәҗәгать итеп: Сезнең Татарстанга визитыгыз һәм безнең реионга булган игътибарыгыз киләчәккә ышаныч уята һәм җитди проектларны тормышка ашыру мөмкинлекләре турында сөйли, диде.
"Бүген Татарстан Кытай провинцияләре белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә бик күп төрле проектларга ия, - дип билгеләп үтте Татарстан Премьер-министры. - Аерым алганда, күптән түгел Татарстанда "Хайер" кытай компаниясе суыткыч җайланмаларын җитештерү заводын ачты. Шулай ук, кытай партнерларының "Камаз" белән дә күптәнге элемтәләре бар".
Үз чиратында Сычуань провинциясе партком секретаре, Бөтенкытай җыены халык вәкилләре Даими комитеты начальнигы Ван Дунмин әфәнде Сычуань провинциясе делегациясен Татарстанда җылы кабул итүләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул Татарстан белән хезмәттәшлек озак һәм уңышлы булыр дигән ышанычын белдерде.
(ТР Президентының Матбугат хезмәте мәгълүматлары кулланылды. )