2016 елның 23 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә үтә торган (Мәскәү шәһәре) “Металл эшкәртү-2016" 17нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә эшендә катнаша.
“Металл эшкәртү-2016" күргәзмәсе (“металл эшкәртү сәнәгате өчен җиһазлар, җайланмалар, приборлар, инструментлар”)- станоклар төзелеше өлкәсендә иң мөһим тармак вакыйгасы.
Күргәзмә әйдәп баручы дөньякүләм һәм россия металл эшкәртү индустриясе компанияләре өчен аеруча игътибар белән файдаланыла. Ул "Экспоцентр" күргәзмә үзәгендә "Станкоинструмент"станок инструменталары продукциясе җитештерүчеләр Россия Ассоциациясе белән берлектә РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия машина төзүчеләр Берлеге ярдәме белән РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы канаты астында үткәрелә.
Австрия-Россия дуслык җәмгыяте генераль секретаре Флориан Стерманн башлыгындагы Австрия-Россия дуслык җәмгыяте вәкилләре Казанга эш визиты белән килделәр.
2016 елның 23 маенда Австрия-Россия дуслык җәмгыяте делегациясе вәкилләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Австрия җитәкчелегенә 2016 елның 11-13 май көннәрендә Венада Татарстан Республикасы делегациясенә күрсәтелгән кунакчыллык һәм визитны оештырганнары өчен рәхмәтен белдерде.
2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары белән очрашуында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Искә төшерик, ислам хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатлары конференциясе "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында үтә.
Конференциянең төп темасы – яшьләр профессиональ дипломатиясе.
2016 елның 20 маенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "KazanSummit 2016": "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты Пленар утырышында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара икътисади саммит Пленар утырышындагы чыгышында, Казан инде сигезенче тапкыр Россия һәм аның регионнарының мөселман илләре белән икътисади хезмәттәшлекне үстерү буенча әйдәп баручы мәйдан булган вәкиллекле форумны кабул итә, дип ассызыклады. "KazanSummit 2016" да 50 дән артык ил вәкилләре катнаша. Пленар утырышның темасы - "Дөньяви икътисадның яңа архитектурасы: РФ ислам хезмәттәшлеге Оешмасы финанс индустриясенең үсеш перспективалары".
2016 елның 20 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия – Ислам дөньясы” VIII Халыкара икътисади саммиты кысаларында эшлекле иртәнге аш барышында: "KazanSummit 2016" Россия һәм ислам дөньясы илләре өчен очрашу һәм ачык диалог урынына әверелде, дип белдерде. ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов үткәрелгән әлеге эшлекле иртәнге ашта катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу саммит Казанда 2016 елның 19-20 маенда “Корстон” кунакханә-сәүдә ял итү комплексында уза. Саммитта РФ Дәүләт Думасы, РФ Федерация Советы, РФ Үзәк Банкы, РФ тышкы эшләр Министрлыгы вәкилләре, федерация субъектлары җитәкчеләре, 50 дән артык ил вәкилләре катнаша.
2016 елның 19 маенда Хезмәт Сараенда республиканың профсоюз активы Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков белән очрашты.
Чараны ачып, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова искәрткәнчә, профсоюз оешмалары вәкилләренең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән мондый очрашулары традициягә әйләнде. Аның сүзләренчә, бу очрашулар хакимият һәм профсоюзлар арасында партнерлык мөнәсәбәтләре үсешенә ярдәм итә, социаль тотрыклылыкны ныгыта.
Бүген җитди борчуга сала һәм шөбһә уята торган проблемалар арасында хезмәт хакы, соры хезмәт базары, байлар һәм ярлылар табышларындагы керемнәр аермасын атады республика профсоюзлары лидеры. "Хезмәт хакы мәсьәләсе – бу җитди дәүләт бурычы", - дип белдерде ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе.
2016 елның 19 маенда Сочидагы Россия – АСЕАН форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия–АСЕАН яңа икътисадый партнерлыкка: кирәкле инструментлар, механизмнар һәм үсеш драйверлары" сессиясендә катнашты.
Чара башында очрашуда катнашучыларны Россия модераторы РФ икътисади үсеш министры урынбасары Алексей Лихачев сәламләде. Бүген Россия икътисади кыенлыкларның иң югары ноктасын атлатып үтте, диде ул.
"Россия Хөкүмәте һәм илебезнең эшлекле структуралары яңа үсеш этабына яраклаштылар. Без партнерлар белән актив икътисади хезмәттәшлек итүне дәвам итәбез, - диде А. Лихачев. - Россия 109 ил арасыннан икътисади үсеш өлкәсендә 51 нче булды. Без россия экспортына ярдәм итүне дәвам итәбез. Безнең ил үз региональ партнерлары өчен ачык һәм интеграция процесслары өлкәсендә эшне дәвам итәргә әзер".
Ростех дәүләт корпорациясенә керүче "Россия Вертолетлары" холдингы "Казан вертолет заводы" (КВЗ) җитештергән күпмаксатлы яңа Ми-38 вертолетының беренче заказчысы Россия Федерациясе Оборона министрлыгы булачак.
РФ Оборона министрлыгы “Россия Вертолетлары” АҖ белән берлектә Ми-38 вертолетларының кабул итү вакыты һәм тәртибе турында карар кабул иттеләр.
Әлеге карар РФ Оборона министрлыгы ихтыяҗларына туры китереп җиһазландырылган яңа версияле күпмаксатлы Ми-38 вертолетын уртак очыш сынаулары уздыруны күздә тота. Ми-38 вертолетының транспорт версиясе аның функционалын арттырырга һәм куллану өлкәсен киңәйтергә мөмкинлек бирә. Яңа машина армия таләпләренә туры китереп берничә очыш сынавы узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Ми-38 вертолетын нинди күләмдә сатып алырга кирәклеге планлаштырылачак.
2016 елның 18 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында югары вольтлы уникаль сынау станциясе хезмәте җибәрелде. Чарада федераль һәм республика министрлыклары вәкилләре, “ИНВЭНТ” компаниясе төркеме җитәкчелеге вәкилләре һәм (Татарстанда лаборатория өчен мөһим җиһазларны булдырган) HIGHVOLT алман компаниясе катнаштылар.
“Әле күптән түгел генә хыял булып тоелган кайбер проектлар бу мәйданда тормышка ашты”, - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең кереш сүзендә.
“Без заманча кабель ничек җитештерелгәнен, иң катлаулы сынауларны үткәрә алырлык лабораторияне күрдек. Хәзер инде монда россия энергетика базары өчен теләсә нинди урнаштыру җитештерергә сәләтле”,-дип өстәде Татарстан Президенты.
2016 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда 2014 елда төзелә башлаган "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасында төзелеш эшләре барышын тикшерде.
Комплексның территориясе 1,5 га, бинаның мәйданы – якынча 23 мең кв. м. тәшкил итә. Объект ике блоктан тора, 11 һәм 5 катлы, подвал белән, автомобильләр өчен ике катлы җир асты машина кую урыны, шулай ук, ачык һавада машина кую урыны бар. Бинада офис бүлмәләре, конференц-зал, буфет зонасы, ашау-эчу бүлмәләре һәм башкалар.
Объектта төп эш төрләре тәмам. 2016 елның август ахырына "Транснефть-Прикамье" АҖ бинасы тапшырылыр дип көтелә.