«КАМАЗ – илебез һәм республикабыз горурлыгы»

2024 елның 13 декабре, җомга

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның 55 еллыгына багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чарада РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, КАМАЗ техник прогресс очында тора.

Мин туган республикам өчен горурланам. Нәкъ менә монда үзебезнең автомобиль төзелеше флагманы үсеш алуын дәвам итә. Барлык кыенлыкларга да карамастан, КАМАЗ илдә транспорт мобильлеген тәэмин итә ала, – дип өстәде ул.

Сергей Когогин ассызыклаганча, заводның гаять зур коллективы үзенең көндәлек эш көннәрендә Кама автогигантының иң яхшысын саклап кала һәм киләчәген төзи.

Безнең КАМАЗ һәрвакыт беренче булды. Дөньяда беренче тапкыр коммерция автомобильләре җитештерү буенча шундый зур завод төзергә карар кылдылар. Дөньяда беренче тапкыр завод һәм автомобильне читтән эшләүче түгел, ә Советлар Союзы белгечләре проектлады, – диде компаниянең генераль директоры.

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе КАМАЗ коллективына «Фидакарь хезмәт өчен» орденын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International