Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Сәнәгать, сәүдә һәм эшкуарлыкны үстерү министрлыгы һәм Тамбов өлкәсе предприятиеләре җитәкчеләре белән онлайн-очрашу узды.
– Безнең төбәкләр арасындагы багланышлар 2010 елда имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү принципларына нигезләнеп төзелә, – диде Герман Лернер. – Татарстан җитештерүчеләре Тамбов өлкәсе базарына йөк һәм җиңел автомобильләр, алкоголь, шин продукциясе, шулай ук дару препаратлары җибәрә.
Шулай ук ул Татарстан предприятиеләренең Тамбов өлкәсеннән көнкүреш химиясе товарлары һәм авиатөзелеш өлкәсендә үлчәү приборлары җитештерүче предприятиеләр ихтыяҗлары өчен чимал сатып алулары турында да әйтте.
– Хезмәттәшләребез белән Тамбов өлкәсендә газ-бетон заводын төзү буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштык, Татарстаннан җиһазлар белән тәэмин итүчене тәкъдим иттек. Әлмәт бронежилетлар җитештерүчесе өлкәдә предприятие ачып, куәтләрен арттырырга әзер. Моннан тыш, очрашуның темасы Татарстан һәм Тамбов өлкәсе арасында кооперация үсеше булды. Делегацияне шулай ук республикабыз икътисадын үстерүнең кластер моделе тәҗрибәсе кызыксындырды, – дип шәрехләде Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры киңәшчесе, Татарстан Республикасы Сәнәгать кластеры идарәсе рәисе Сергей Майоров.