Үзбәкстан илчелегендә уртак индустриаль парклар булдыру һәм үстерү буенча Россия-Үзбәкстан проектларын тәкъдир итү булды. Чарада Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары Ходжаев Жамшид, Татарстан, федераль компанияләр вәкилләре һәм башкалар катнашты. Модератор булып Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко чыгыш ясады.
Уртак сәнәгать парклары төзү проектларын гамәлгә ашыру – безнең илләр арасындагы хезмәттәшлекнең мөһим юнәлеше, ул озак вакытлы сәүдә-икътисадый кооперациягә нигез сала, – диде Олег Коробченко, катнашучыларны сәламләп. – Бу шулай ук инвестицияләр һәм яңа технологияләр, социаль өлкәдә үсеш инструментларын җәлеп итү үзәге.
Катнашучылар Навои һәм Бохара сәнәгатен үстерү комплексларын, «Чирчик» һәм «Джизак» технопаркларын тәкъдир иттеләр.
Яклар шулай ук Россия һәм Үзбәкстан инвестиция фонды белән таныштылар. Әлеге платформаның төп максаты – сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ике ил арасында стратегик партнерлыкны ныгыту.
Әлеге чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.