«Быел экспорт 20%ка артты һәм бу сезнең зур казанышыгыз!»

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры  Олег Коробченко Төркия, Кытай, Венгрия, Иран, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстанның Казандагы генераль консуллары һәм Беларусь Илчелегенең Казандагы бүлекчәсе җитәкчесе белән очрашуда хәбәр итте. 

«Татарстан өч ел элек булган күрсәткечләрне арттырып үтәде. 2024 елда экспорт 20%ка артты. Бу бик яхшы күрсәткеч, монда сезнең дә зур казанышыгыз бар. Безнең генераль консуллар булган илләр белән максималь товар әйләнеше», – диде Олег Коробченко.

Очрашуда катнашучылар Татарстан белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International