Татарстан делегациясе эш визиты белән Азербәйҗан Республикасында

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Бакуга килде. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.

Программада – берничә предприятиедә булу, шулай ук рәсми очрашулар һәм эшлекле сөйләшүләр.

Әйтик, бүген кунаклар  «Алят» ирекле икътисадый зонасына килделәр, ул Баку халыкара диңгез сәүдә портына якын урнашкан һәм 6500 га мәйданны били. Порт янында мондый урнашу транскаспий маршруты һәм «Төньяк-Көньяк» халыкара транспорт коридоры өлешендә АЭЗ потенциалын көчәйтәчәк дип күздә тотыла.

Азербәйҗан Республикасы икътисад министры Микаил Чыңгыз улы Джаббаров һәм ирекле зона җитәкчелеге, «Алят» клиентларына әзер инфраструктура һәм коммуналь хезмәтләр белән индустриаль җир кишәрлекләре бирелә, дип сөйләделәр. Моннан тыш, транспорт һәм логистика хезмәтләренең барлык төрләре дә күрсәтелә. Шулай ук инвестор өстәлгән бәягә салымнан, керем салымыннан, таможня пошлиналарыннан азат ителә, чит ил валютасын яки табышын репатриацияләүгә чикләүләр юк.

Татарстан делегациясе предприятиеләр өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә ирекле зона тәҗрибәсе турында фикер алышты. Якын арада территориядә махсус белем бирү учреждениеләрен ачарга планлаштыралар.

Визит ахырында Рөстәм Миңнеханов Азербәйҗанга  «СОЛЛЕРС Алабуга» заводында җитештерелгән өч «Соллерс Атлант» автобусын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International