Казан органик синтез заводында модернизациядән соң реактор эшләтеп җибәрелде

2024 елның 16 декабре, дүшәмбе

Предприятие югары тыгызлыктагы полиэтилен (В реакторы) җитештерү буенча өч линиянең берсен модернизациясен төгәлләде, аның проект куәте 100 дән 220 мең тоннага кадәр арткан. Инвестицияләре 8 млрд сумнан артып киткән проект җитештерү куәтләрен арттыру һәм экологик нәтиҗәлелекне яхшырту буенча предприятие эшенең мөһим этабына әверелгән.

«Казаньоргсинтез» полиэтилен производствосын модернизацияләү – предприятиеләр арасында чимал агымнары күләмен арттырып, Идел полимер кластерын үстерү буенча гомуми программаның бер өлеше. Әйтик, В реакторы ЭП-600 яңа этилен комплексыннан якынча 20% этиленны эшкәртәчәк, аның төзелешен «Нижнекамскнефтехим» төгәлли (комплексның гомуми куәте – елына 600 мең тонна). Чималны тотрыклы тәэмин итү өчен Сибур Түбән Камадан Казанга этилен үткәргеч төзи, ул «Нижнекамскнефтехим»нан «Казаноргсинтез»га этилен суыртуны якынча 2,5 тапкырга (елга 200 меңнән 500 мең тоннага кадәр) арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Ел азагында озак көтелгән реакторны эшләтеп җибәрүебезгә мин бик шат. Без бергәләп зур эш башкардык, шул исәптән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы дәрәҗәсендә дә. Җиңеп чыгарга туры килгән каршылыклар күп булды. Алга таба эшлисе эшләр бар. Сибур хәзер берничә проектны гамәлгә ашыра. Бу Түбән Камада гексен җитештерүне башлап җибәрү дә, Этилен-600 дә, ул полиэтилен җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Ә бу барлык татарстанлыларның тормыш-көнкүреше бәйле булган салымнар. Сибурның без дә бик көткән тагын проекты бар – бу сәнәгать өчен бик кирәкле югары молекуляр полиэтилен җитештерү, –  диде Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.  Икътисадка керткән өлешеннән тыш, без Сибурның кешеләргә карата мөнәсәбәтен күрәбез. Ул үз персоналына, аның сәламәтлегенә, куркынычсызлык техникасына, экология мәсьәләләренә никадәр дулкынланып карый. Предприятиедә булуы күңелле, Сибурның бүген республика өчен башкарган эшләре – игелек һәм чисталыкның турыдан-туры чагылышы. Шуңа күрә, коллегалар, мин сезне реакторны эшләтеп җибәрү һәм республиканың гына түгел, илнең дә иң яхшы предприятиеләренең берсендә эшләвегез белән котлыйм!

Өстәп әйтик, югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерү буенча барлык өч линияне дә («А», «В» һәм «С» реакторлары) модернизацияләгәннән соң, предприятиедә югары тыгызлыктагы полиэтилен җитештерүнең гомуми проект куәте 20% ка арткан һәм елына 660 мең тонна тәшкил иткән.

Кунаклар шулай ук яңа Үзәк завод лабораториясен дә карадылар, ул керүче чималга керү контролен, продукция алу стадияләрендә технологик контрольне, әзер продукцияне контрольдә тотуны һәм санитар-экологик контрольне гамәлгә ашыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International