2016 елның 24 июнендә Яр Чаллыда «КАМАЗ» ГАҖ («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) акционерларының еллык гомуми җыелышы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ җитәкчелеге, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
«КАМАЗ» ГАҖ акционерлары компаниянең 2015 елдагы эшчәнлек йомгакларын карадылар. «КАМАЗ» ГАҖ еллык хисабы һәм еллык бухгалтер хисаплылыгы, җәмгыятьнең эчке документларының яңа редакциясе раслау өчен тәкъдим ителде. Сөйләшеп-килешүләрне хуплау турында карар кабул ителде. Җыелышта катнашучылар «КАМАЗ» ГАҖ 2015 елгы еллык хисабын һәм еллык бухгалтер хисаплылыгын расладылар.
2015 елда 29 меңнән артык КАМАЗ автомобиле сатылган, бу Россия авыр йөк автомобильләре базарының яртысыннан артыгын тәшкил итә. 2015 елда «КАМАЗ» ГАҖ экспорт күләме 6 591 берәмлек техника тәшкил итте, бу 2014 ел күрсәткечләренә караганда 8,2% артык (6 089 берәмлек). Экспортның 70% артыгын өч базар тәэмин итте: Казахстан Республикасы (2 493 а/м һәм СКД), Төрекмәнстан (1 452 а/м), Вьетнам (743 а/м).
«2015 елда «КАМАЗ» ГАҖ табышы 97,5 млрд. сум тәшкил итте. 2016 елда без КАМАЗларның экспортын 6-7% арттырырга планлаштырабыз. Персоналга социаль ташламалар, гарантия һәм хезмәт күрсәтүгә 2016 елда 726 млн. сум сарыф итәргә планлаштырабыз», - дип белдерде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин.
2016 елда компания КАМАЗ автомобильләрен сатуны 32 мең берәмлеккә кадәр арттырырга ниятли (эчке базарда тәэмин итү - 25 мең, ә экспортка - 7 меңгә кадәр булырга тиеш).
Җыелышта катнашучылар көн тәртибендәге сорауларны карау кысаларында тавыш бирү юлы белән компаниянең идарә органнарын – «КАМАЗ» ГАҖ директорлар Советын һәм Ревизия комиссиясен сайладылар. Состав элеккечә үзгәрешсез калды.