2016 елның 23 июнендә республиканың Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама шәһәрләрендә "Газпром" челтәренең автомобильләргә газ тутыру өч яңа компрессор станциясен файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпром" ГАҖ директорлар Советы рәисе Виктор Зубков, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, "Газпром" ГАҖ Идарәсе әгъзалары, Татарстан хакимият органнары вәкилләре, газ-мотор ягулыгын төп кулланучылар катнашты.
Яңа станцияләрнең җитештерүчәнлеге —елына 27,4 млн. куб. м. Бу станцияләрдә көндәлек 600 автомобильне газ белән тәэмин итәргә җитәрлек.
Татарстанның газ тутырып йөрү инфраструктурасының гомуми җитештерүчәнлеге яңа объектлар сафка бастырылганнан соң бер чиреккә арткан (елына 106 млн. куб. м кадәр), автомобильләргә газ тутыру компрессор яңа станцияләренең саны 13 җиткән. Бу республиканы Идел буе федераль округында лидерлык позициясенә чыгара.
Тантана тәмамлануга “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖ Татарстан Республикасының газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасында эчке су транспортында мотор ягулыгы буларак табигый газны куллану буенча пилот проектын гамәлгә ашыру турында килешү имзаланды һәм сыекландырылган табигый газда эшләүче инновацион пассажир теплоходының презентациясе үткәрелде.