Рөстәм Миңнеханов Монголия Президенты Цахиагийн Элбегдорж белән очрашты

2016 елның 21 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Улан-Баторга эш сәфәре барышында Монголия Президенты Цахиагийн Элбегдорж белән очрашты.

Очрашу Монголия Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Монголия – Россиянең вакыт белән сыналган ышанычлы стратегик партнеры, диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Без дәүләтләребез җитәкчелегенә һәм хөкүмәтләребезгә төбәкара хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәтле һәм үз дәрәҗәбездә эшлекле элемтәләрне ныгытуга әзербез, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән Монголия арасында товар әйләнеше дәрәҗәсе әлегә бик югары түгеллеге белән килешә (2015 елда 11,4 млн. АКШ доллар). Тик бу хәлне төзәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Яңа бәйләнеш нокталарын эзләргә кирәк һәм планлы рәвештә үзара товар әйләнешен арттыру зарур, - дип саный ул.    

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, шул ук вакытта башка өлкәләрдә дә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк: туризм (Россия һәм Монголия арасында визасыз режим), мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм спорт.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының сәүдә-икътисади  потенциалы турында кыскача мәгълүмат бирде. «Татарстан – Россиянең әйдәп баручы һәм сәнәгать ягыннан алга киткән төбәкләренең берсе. Без – нефть чыгаручы һәм нефть эшкәртүче республика. Бездә нефтехимия үсеш алды. Татарстанда автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар җитештерелә, машина төзелеше продукциясе чыгарыла. Сәнәгать товарларының 50% артыгы экспортка китә», - дип билгеләде Татарстан Республикасы Президенты.

Очрашу азагында Монголия Президенты һәм Татарстан делегациясе әгъзалары истәлек өчен фотога төштеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International