Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашу

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

2016 елның 28 июнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов Илче һәм аны озата йөрүче затларның Казанга ике көнлек сәфәрләре кызыклы һәм вакыйгаларга бай булыр дигән ышанычын белдерде.

"Узган атнада без сезнең илегездә булдык, - диде Рөстәм Миңнеханов, Илче әфәндегә мөрәҗәгать итеп. - Күп төрле файдалы очрашулар үтте, без Татрстан-Корея бизнес-форумын уздырдык, шулай ук, Чхунчхон-Пукто провинциясе губернаторы белән очраштык. Безнең фикеребезчә, бүгенге көндә регионнар дәрәҗәсендә актив эшләү бик мөһим".

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов һәм Пак Ро Бёк әфәнде Татарстан Республикасы белән Корея арасында файдалы хезмәттәшлекне җайлау мөмкин булырлык тармаклар турында фикерләштеләр.

Яклар ике яклы хезмәттәшлек өчен югары потенциал һәм яхшы мөмкинлекләр булуын ассызыкладылар.

"Корея Республикасына сәфәрегез барышында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру өчен мин Корея бизнесы вәкилләре белән сезнең регионга килдем, - диде Корея Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе. –Мин ышанам, без тыгыз хезмәттәшлек итәрбез һәм бизнесны үстерү өчен яңа юнәлешләр табарбыз. Минем визит сезнең регионыгыз үсеше турындагы күрсәткечләрне раслады, һәм минемчә, сезнең акыллы җитәкчелек итүегез, алдан күрә алу сәләтегез биредә зур уңышларга ирешергә ярдәм итә. Безнең бизнес вәкилләребез биредә уңайлы шартларда эш итә алыр, дигән уйда калам".

Пак Ро Бёк әфәнде бу сәфәргә Кореянең эре компания вәкилләрен, финанс һәм банк институтлары вәкилләрен Татарстан Республикасы белән багланышларны алга этәрү өчен чакыруын хәбәр итте.

"Сезнең сәүдә-икътисадый өлкәдә генә түгел, ә фән, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә теләгәнегезне беләм. Без сезнең инициативаларыгызны хупларбыз һәм төрле юнәлешләрдә үзара хәрәкәт итүне дәвам итәрбез", - диде ул.

 

( ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International