2016 елның 29 июнендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан һәм Башкортстан нефть-газ-химия комплекслары (НГХК) арасында хезмәттәшлекне үстерү концепциясенең проекты тыңланды.
Концепция ике республика башлыгы йөкләмәсе буенча «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ һәм Башкортстан Республикасы сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы тарафыннан эшләнгән. Проектның презентациясен «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин һәм "Башкортстан Республикасы үсеш Корпорациясе" ААҖ генераль директоры урынбасары Денис Фомин үткәрделәр.
Татарстанда НГХК өлешенә сәнәгый җитештерүнең 57 проценты, ә Башкортстанда - 40 проценты туры килә. Соңгы елларда ике республиканың хезмәттәшлеге барлык юнәлешләр буенча үстерелә.
Концепцияне эшләүнең максатлары итеп хезмәттәшлекне үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү, ике якка да җибәрү өчен булган продукциянең төрләрен һәм күләмнәрен билгеләү, бергә тормышка ашыру өчен проектлар сайлап алу, проектларның кабатлануына юл куймау аталды. Документта эре компания планнары төп урынны алып тора.
Башкорт хезмәттәшләр белән яхшы элемтәләр урнаштырган "Татнефть" компаниясе скважиналарны бораулаганда яңа технологияләр кертүгә басым ясый, иярчен нефть газын куллануның күләмен арттыру, югары үзлекле нефть, табигый битум, сланец нефте чыганакларын табуга игътибарын юнәлтә. 2019 елга кадәр "Татнефть" компаниясе "ТАНЕКО" нефть эшкәртү заводының берничә яңа җайланмасын файдалануга тапшырырга, нефтьне беренчел эшкәртү егәрлеген 6 млн тоннага кадәр арттырырга, авыр нефтьне эшкәртү буенча җайланма төзергә планлаштыра.
"ТАИФ-НК" нефть эшкәртү заводының өстенлекле проекты итеп авыр калдыкларны тирәнтен эшкәртү буенча комплекс төзү аталган. "Түбән Кама нефтехим" предприятиесенең төп стратегик проекты булып яңа олефин комплексы төзелеше тора.
Концепция проектында Башкортстанда нефть эшкәртү үсешендәге төп чикләүләрнең берсе итеп чимал белән тәэмин итү җитәрлек булмавы аталган. "Башнефть" компаниясе нефть табуны арттыруны максат итеп куйган, моңа алар Архангель өлкәсенең Ненец автономияле округындагы чыганаклар хисабына ирешергә телиләр.
Документта НГХКның бөтен юнәлешләре буенча ике республиканың хезмәттәшлек нокталары билгеләнгән. Аларның потенциаллары чиксез зур булуы әйтелгән. Мәсәлән, нефтехимия өлкәсендә импортны алыштыру өчен консорциум булдыру мөмкинлеге һәм Россия, халыкара базарларда эре нефть-газ эшкәртү производстволары төзү тәҗрибәсен куллану турында әйтелә.
Совет чорында республикаларның нефть-газ-химия комплекслары тыгыз хезмәттәшлек итсә дә, соңыннан күп кенә мөмкинлекләр кулдан ычкындырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты ике республиканың хезмәттәшлеген киңәйтү ягында. "Без зур компетенцияләргә ия, шул исәптән нефть эшкәртүдә төзелеш буенча да, аларны сатырга кирәк", - дип искәртте ул.
Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшлек планын җентекләп язырга, юнәлешләр буенча эшче төркемнәр булдырырга, кварталга кимендә бер тапкыр очрашулар үткәрергә йөкләде.
(“Татар-информ” МА материаллары буенча)