Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Монголия сәнәгать Министрлыгының Дәүләт секретаре Даваагийн Нямху белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашу өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан делегациясенең Монголиягә визитының төп максаты - сәүдә-икътисади, инвестицион, гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, яңа элемтәләр булдыру, дип билгеләде.
"Бүген Татарстан-Монголия эшлекле форумы узды. Без Монголия җитәкчелегенә аны оештруда ярдәм итүләре өчен рәхмәтле. Әлеге чара кысаларында безнең сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек итү турында документ имзаланды", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Без Монголиягә машина төзелеше, автомобиль төзелеше, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы продукциясен җибәрүдә кызыксынабыз, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Монголиядә җитештерелүче товарларның күбесе, аеруча авыл хуҗалыгы өлкәсендә, шулай ук, Татарстанда ихтыяҗга мохтаҗ, - дип өстәде ул.
"Бүген без иртән "Гоби" кәшемир фабрикасында булдык. Бу, үсәргә зур мөмкинлекләре булган, бик җитди производство. Ләкин сезнең чималның күпчелек өлеше экспортка китә. Сез Россия территориясендә кием тегү производствосын урнаштыру мөмкинлеген карый аласыз, шул рәвешле безнең базарда ныгырга", - дип тәкъдим ясады Татарстан Республикасы Президенты.
Монголия сәнәгать Министрлыгы башлыгы Татарстан Республикасы белән мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен югары бәяләде. Хәзер Монголия җитәкчелеге сәнәгать секторын үстерүгә басым ясый, дип билгеләде ул. Бүген Монголия территориясендә елына 1 млн. тонна нефть чыгарыла һәм Кытайга экспортка җибәрелә. Шул ук вакытта дәүләт импорт нефть продукциясенә тулысынча бәйле. Яңа үсеш стартегиясе якындагы берничә елда кара алтын чыгаруны елына 2 млн. тоннага кадәр арттыруны һәм нефть эшкәртү заводларын төзүне күздә тота.