"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Корея һәм Монголиягә эшлекле сәфәр нәтиҗәләрен ясадылар

2016 елның 28 июне, сишәмбе

2016 елның 27 июнендә "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика агентлыгында Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Корея һәм Монголиягә эшлекле сәфәр нәтиҗәләренә багышланган пресс-конференциясе булып узды. Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең эш сәфәре нәтиҗәләре хакында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчелеге вәкилләре сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән рәсми делегациянең Кореяга визит программасы бик эчтәлекле иде. Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының беренче затлары һәм эре сәнәгать компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Кореяда Татарстан вәкилләре Корея-Татарстан эшлекле форумында катнаштылар. Эш сәфәренең мәдәни ягы да бик җәенке иде.

Татарстан делегациясенең Монголиягә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан вәкилләре Монголия Президенты һәм Премьер-министры белән очраштылар.

Республикалар арасында хезмәттәшлекне үстерүгә Монголия бизнес даирәләре вәкилләре кызыксыну белдерделәр. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан делегациясе вәкилләре “Монголия-Татарстан” икътисад форумында катнаштылар һәм дөньяда кашемир һәм дөя йоны эшләнмәләрен җитештерүчеләрнең иң эреләреннән берсе булган “Гоби” фабрикасында булдылар.        

Икътисад форумы барышында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан сәнәгать потенциалы презентациясен тәкъдир итте, форумда катнашучылар хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре хакында фикерләштеләр.

 

(“Татар-информ” МА материаллары буенча)  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International