Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына 85 ел тулу көне һәм "Азнакайнефть" оешуга 60 ел тулу белән котлады

2016 елның 13 августы, шимбә

2016 елның 13 августында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәре кысаларында азнакайлыларны Азнакай районы барлыкка килүгә 85 ел тулу һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулу уңае белән котлады.

Азнакай муниципаль районы - республикада иң төзекләндерелгән районнарның берсе. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Азнакай районына 85 ел һәм "Азнакайнефть" НГЧИ 60 ел тулуга багышланган тантаналы чарада чыгышы вакытында белдерде. Чара Азнакайның "Юбилейный" стадионында үтте.

"Районыгыз бай тарихы һәм республика икътисады үсешенә керткән әһәмиятле өлеше белән горурлана ала, - диде Татарстан Президенты азнакайлыларга мөрәҗәгать итеп. - Бу - район һәм республика икътисады нигезен формалаштыручы берничә буын нефтьчеләр, барлык азнакайлыларның, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең, бизнес вәкилләре, социаль өлкә һәм шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре, иҗат итүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсе - Азнакай җире элек-электән игенгә бай дип санала".

Аерым рәхмәт сүзләрен Рөстәм Миңнеханов сугыш һәм хезмәт ветераннарына  җиткерде, алар ярдәмен белән без тынычлык һәм иминлектә яшибез. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Азнакай җире дүрт Советлар Союзы Героен, сигез Социалистик хезмәт Героен, Росия героен үстергән.

"Безнең эшчәнлекнең төп приоритеты - гражданнарыбызның, татарстанлылар тормышын мул итү. Бу максат белән республикада икътисад, нефть-газ химиясе секторы, авиатөзелеш, машина төзелеше, башка тармаклар актив үсә. Бизнес өчен өстәмә шартлар һәм инфраструктура булдырыла, эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Бу - "ТАНЕКО", ТАИФ-НК, "Аммоний", "Иннополис" проектлары, "Алабуга" махсус икътисадый зонасы, "ИнноКам" проекты. Безнең уртак актив эшебез нәтиҗәсендә Татарстан Россия регионнарында инвестиция климат торышының Милли рейтингын җитәкләде", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, бүген тупланган икътисади потенциал күп кенә социаль- икътисади бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, республикада  гамәлгә ашырылучы программалар кысаларында торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, мәдәният, сәламәтлек саклау һәм спорт объектлары, автомобиль юллары, коммуналь инфраструктура төзекләндерелә, парклар һәм скверлар төзелә.

"Соңгы елларда сезнең районда да үзгәрешләр булды, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Бу бигрәк тә Азнакайның яңартылган йөзендә күренә. Биш елда районда 110 мең кв. метрдан артык торак, 24 спорт объекты, 9 сәламәтлек саклау объекты, 5 мәдәният объекты, 7 мәгариф учреждениесе, парклар төзелде. Бүген Азнакай районы - республиканың иң төзек районнарының берсе".

Рөстәм Миңнеханов басым ясаганча, районда юбилей чараларына әзерлек вакытында зур эшләр башкарылды. Ул хәбәр иткәнчә, бүген Җиңү паркының икенче чиратын, туган якны өйрәнү музеен, балалар өчен Игелек паркын караган.

"Азнакай районының 85 еллыгы «Азнакаевскнефть» 60 еллыгы белән бергә туры килүе символик мәгънәгә ия - районның үсеше идарә эшчәнлеге белән тыгыз бәйле", - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Азнакаевскнефть» кайбер инновацияләр кертте, аларны алга таба "Татнефть" компаниясе һәм башка Россия нефть чыгару компанияләре дә кулланылды, диде ул, бүген без нефть тармагын булдыруда катнашучыларга, "Азаканаевскнефть" карата хөрмәт күрсәтәбез. Рөстәм Миңнеханов идарәнең барлык ветераннарына үзләрен аямыйча һәм геройларча хезмәт куюлары, безнең республика нефтьчеләренең бүгенге казанышларының нигезе булган патриотлык рухы өчен рәхмәтен белдерде.

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International