2016 елның 19 августында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Региональ сәнәгать үсеше фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Региональ фонд агымдагы елның июнендә ТР Инвестиция-венчур фонды һәм Федераль сәнәгать үсеше Фонды белән үзара хезмәттәшлек итү нигезендә оештырылды.
Киңәшмәдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Инвестиция-венчур фонды җитәкчелеге һәм вәкилләре катнашты.
Искә төшерик, ТР Министрлар Кабинетының 2016 елның 26 апрелендә чыккан 248нче номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Татарстан Республикасы сәнәгать үсеше фонды итеп билгеләнде һәм сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлектә субъектка финанс ярдәм күрсәтеп Татарстан Республикасында сәнәгый сәясәтне гамәлгә ашыру вәкаләтләре бирелде.
Россия сәнәгать үсеше Фондының “Үсеш проекты” программасы Региональ фондлар белән бергә Россия сәнәгатенең өстенлекле юнәлешләре буенча гамәлгә ашырыла торган проектларны финанслауны күздә тота. Әлеге проектлар ТР предприятиеләрендә перспектив технологияләрне эшләү һәм кертү, яңа конкурентлыкка сәләтле һәм югары технологияле импортны алыштыра алырлык ёщм экспорт потенцилы булган продукция җитештерүгә юнәтелгән. Ике фондтан бер проектка елына 5 % займның гомуми суммасы 20 млн. сумнан 100 млн. сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Проектларны финанслау шартлары ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сайтында урнаштырылган:http://mpt.tatarstan.ru/rus/sofinansirovanie-proektov-fondom-razvitiya.htm