2016 елның 16 августында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нанолек» ҖЧҖ президенты Владимир Христенко белән очрашты. Очрашуда Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан федераль университет вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында уртак тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләре мәсьәләсе каралды. Владимир Христенко хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта мөмкин булган уртак тикшеренү проектлар мәсьәләләре өстендә эш бара, КФУ һәм А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты кебек фәнни институтларны җәлеп итеп тикшеренүләрне гамәлгә ашыру карала.
Мәгълүмат өчен:
«Нанолек» ҖЧҖ эшчәнлегенең стратегик юнәлеше –нанотехнологик һәм наноматериаллар нигезендә фармацевтик һәм биотехнологик препаратлар җитештерә. Предприятиенең максаты 2020 елга кадәрге чорда Россия Федерациясендә фармацевтика сәнәгатен үстерү Стратегиясе ("Фарма-2020") приоритетларына тулысынча туры килә, шулай ук, импортны алыштыру сәясәтенә һәм инновацион препаратлар җитештерүне локальләштерү өстенлекләре белән дә яраша.